Татарстанда елгаларны чистарту өчен куаклар утыртылачак
(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Әлфия Шәрәфетдинова). Татарстанда автомобиль юлларыннан, кырлардан, сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән агып төшкән суларга киртә кую максатыннан куаклар утыр...
(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Әлфия Шәрәфетдинова). Татарстанда автомобиль юлларыннан, кырлардан, сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән агып төшкән суларга киртә кую максатыннан куаклар утыртылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров җиткерде.
Аның әйтүенчә, пилот төбәкләр итеп Арча һәм Биектау районнары сайланган. Әлеге эшләр үткәреләчәк мәйданнар билгеләнгән.
“Республика үсентеләрне үзе җитештерә. Шуңа да материал белән проблема булмаячак. Киләчәктә әлеге эшне республиканың барлык районнарында җәелдереп, пычрак суларның елга-күлләргә тискәре йогынтысын киметергә мөмкин булачак”, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк