Татарстанда фермер хуҗалыкларына илтә торган 27 юл төзеләчәк
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда фермер хуҗалыкларына илтүче 27 юл төзү ниятләнә. Бу хакта Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-...
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда фермер хуҗалыкларына илтүче 27 юл төзү ниятләнә. Бу хакта Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды.
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин юл төзү өчен 210 млн сум акча бүлеп бирелүен белдерде. Ул 2011 елдан “Фермер хуҗалыкларына һәм терлекчелек комплексларына юллар кору” программасы буенча барлыгы 235,9 км озынлыкта 479 юл төзелгәнен әйтте. Бу эшләр өчен 2 632, 3 млн сум акча сарыф ителгән.
Артем Чукин, быел, шулай ук, республиканың бакчачылык ширкәтләренә илтүче 26,3 км озынлыкта 19 юл төзеләчәген әйтте. Моңа 300 млн сум акча каралган. Былтыр исә, 35 километрга якын 24 юл төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк