Татарстанда көчле буран һәм кар көртләре булуы көтелә
(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ” ). Татарстанда 23 гыйнварда 18.00 сәгатьтән 24 гыйнварның 18.00 сәгатенә кадәр көчле буран һәм кар көртләре булуы көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия...
(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ” ). Татарстанда 23 гыйнварда 18.00 сәгатьтән 24 гыйнварның 18.00 сәгатенә кадәр көчле буран һәм кар көртләре булуы көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча 24 гыйнварда республикада урыны белән төнлә һәм көндез көчле кар явуы, буран һәм юлларда кар көртләре барлыкка килүе көтелә.
Казанда төнлә көчле кар явачак һәм шулай ук кар көртләре барлыкка киләчәк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе буран вакытында һәм көчле җил булганда таймый торган аяк киеме киеп, ашыкмый гына хәрәкәт итәргә киңәш итә. Өлкәннәргә урамда йөргәндә очлы махсус таяклар куллану яхшы булуын җиткерә.
Буран һәм җилнең көчәюе юл хәрәкәтендә җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт кенә тормозга басу киңәш ителми. Туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә, тормозга басканда арттагы йөртүче күрсен өчен берничә тапкыр басып алып, кисәтергә кирәк.
Аеруча автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибарлы булу сорала.
Мөмкинлек булганда ерак юлга чыгудан тыелып тору зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк