Татарстанда киләсе атнада нинди һава торышы көтелә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларыннан күренгәнчә, Татарстанда киләсе атна уртасында шактый суыта. Соңгы вакытта республика территориясендә һава торышын антициклон...
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларыннан күренгәнчә, Татарстанда киләсе атна уртасында шактый суыта.
Соңгы вакытта республика территориясендә һава торышын антициклон билгеләде. Шуның нәтиҗәсендә төбәктә уртача тәүлеклек температура күпьеллык күрсәткечләрдән 3-5 градуска югарырак булды. Алдагы көннәрдә метеорологик вәзгыять үзгәрмәячәк, дип искәртә синоптиклар.
Шимбә көнне, 16 ноябрьдә һәм якшәмбе көнне, 17 ноябрьдә, антициклон Татарстан территориясендә һава шартларын билгеләвен дәвам итәчәк. Явым-төшем көтелми. Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы –6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы 0..+6 градус тәшкил итәчәк.
Дүшәмбе көнне, 18 ноябрьдә, республика буйлап салкын атмосфера фронты узачак. Көндез бераз яңгыр һәм юеш кар явачак. Төнлә –4..+1, көндез 0..+5 градус булачак.
Метеорологлар билгеләп үткәнчә, 19 ноябрьдә «температура түбәнәя башлаячак». Төнлә һәм иртән термометрның терекөмеш баганасы –4, Татарстанның көнчыгышында –7 градуска кадәр төшәчәк. Көн дәвамында температураның түбәнәюе көтелә.
Чәршәмбе көнне, 20 ноябрьдә, явым-төшем көтелми. Төнлә температура –8..–13, көндез –4..9 градус тәшкил итәчәк.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк