Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда корбан чалу урыннары - 2019

Быел Корбан гаете 11 августта була. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк.  Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат...

Быел Корбан гаете 11 августта була. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк.  Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды шулай ук корбанлыкларга гаризалар кабул итә. Теләгән һәркем фондтан сарыклар сатып алып, корбан чалып аның итен аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кешеләргә, ятимнәргә тапшырырга мөмкин. 

“Зәкят” фонды барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: күпләп сатып алу бәясеннән сарыклар тәкъдим итүдән алып мохтаҗларга өләшүгә кадәр. Моннан тыш, фондта корбан чалу буенча квалификацияле белгечләр һәм корбанлыкларны алып килүчеләр белән киңәшләшергә мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай. Сарыкларның бәясе – 8000 сум. Белешмәләр өчен телефон: 225-33-22. 

Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарылачак:

№ п/п

Оешма / мәчет

Адрес, телефон

1.       

«Казан Нуры»

Фатыйх Әмирхан ур., 3 523-16-55, 523-14-95

2.      

«Салихҗан»

Бестужев ур., 66а 513-66-50, +7 939 393-29-26

3.       

«Әл-Мәрҗани»

Каюм Насыйри ур., 17 293-36-86, +7 937 284-19-02

4.       

«Гадел»

Оренбург проезды, 193 269-50-37

5.      

«Ризван»

Хөсәин Мәүлетов ур., 48а 224-38-47

6.       

«Апанай»

Каюм Насыйри ур., 27 293-42-92

7.      

«Тынычлык»

Мелитопольская ур., 15 (Тынычлык) +7 927 249-56-67, +7 904 767-81-61

8.     

Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс

Бертуган Петряевлар урамы

9.    

«Ярдәм»

Серов урамы, 4а 223-03-59, 223-03-75, +7 904 760-99-50

10.   

«Рамазан»

Окольная урамы, 25б 260-03-13, +7 952 149-53-77

11. 

«Мәүлид»

Селянская урамы, 23 (Залесный)

12.   

«Җомга»

Ильич урамы, 4

13.   

«Коддус»

Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер) +7 937 776-07-74

14.   

«Иман Нуры»

Дорожная урамы, 32а (Нагорный) +7 987 226-03-13

15.  

«Дин-Ислам»

262-30-88, +7 903 305-59-34

16.   

«Билал»

Иркен урамы, 29 (Вознесенское) +7 937 280-84-35

17.   

«Фатиха»

Рихард Зорге урамы, 4а, (Кадышево) +7 927 245-66-72

18.   

«Рәҗәп»

Энгельс урамы, 20

 

Татарстанның зур шәһәрләрендә корбан чалу урыннары:

1.

Яшел үзән

Җәмигъ мәчет янында – Гоголь урамы, 19, тел. +7(843)714-08-86

2.

Чистай

“Ислам” үзәгендә (Нариманов урамы, 74) һәм “Әнәс” мәчетендә (Мичурин урамы, 10б)

3.

Түбән Кама

Үзәк мәчет янында – Химиклар проспекты, 59

4.

Чаллы

Сидоровка бистәсендә (элекке ит комбинаты артында), тел. +7(967)464-39-38

5.

Әлмәт

Бигәш урамында урнашкан махсус мәйданчыкта (Әлмәт кыр аэродромы), тел.: +79276707970, +79520310570, +78553457145.

 татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021