Татарстанда милли бизәкле тукыма җитештерә башладылар
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Проект авторы Айгөл Сингатуллина милли орнаментлы тукыма җитештерү хакында сөйләде. Татарстанда милли бизәкләр төшерелгән тукыма җитештерелә башлады. Ул 4 ел дәвамында ателье-студиядә татар милли кие...
Проект авторы Айгөл Сингатуллина милли орнаментлы тукыма җитештерү хакында сөйләде.
Татарстанда милли бизәкләр төшерелгән тукыма җитештерелә башлады. Ул 4 ел дәвамында ателье-студиядә татар милли киемнәрен тегү һәм аксессуарлар ясау белән шөгыльләнгән. Хәзер исә милли орнаментлы тукыма җитештерә башлаганнар.
Киемнәр бары тик табигый тукымадан гына эшләнә. “Алга таба ефәк, кәшемир, йон белән эш итәргә уйлыйбыз”, – диде Айгөл Сингатуллина.
Милли бизәкләрнең төп орнаментын, композициясен Айгөл Сингатуллина рәссамнарга аңлата. Алар исә дизайнерның идеяләрен рәсемгә төшерә. “Эш дресс-кодына туры килерлек рәсемнәр төшерәбез. Төрле рәссамнар белән эш итәбез. Исемнәре сер булып калсын”, – диде проект авторы.
Милли орнаментлы тукымадан эшләнгән киемнәрне күбесенчә укытучылар, тәрбиячеләр, Казан кунаклары – чит илдән килгән студентлар да ала.
“Җырчылар, бизнесменнар, аудиториясе киң булган, һаман кеше күз алдында булган кешеләр милли бизәкләр төшерелгән тукымадан киемнәр алса, игътибар, әлбәттә, күбрәк булыр иде. Ләкин безнең төп максат - дөньяны гаҗәпләндерү түгел, ә кешенең ихтыяҗларын канәгатьләндерү”, – дип сөйләде Айгөл Сингатуллина.
Тукымалар чит илләрдән кайтарыла.
Фото: Айгөл Сингатуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк