Татарстанда «Мобиль сайлаучы» механизмыннан бер атна эчендә 39 кеше файдаланган
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
24 июльдән Татарстанда яшәүче 39 кеше «Мобиль сайлаучы» механизмыннан файдалану өчен гариза тапшырган. Әлеге хезмәт татарстанлыларга, теркәлү урыны кайда булуга да карамастан, үзләре өчен уңайлы участ...
24 июльдән Татарстанда яшәүче 39 кеше «Мобиль сайлаучы» механизмыннан файдалану өчен гариза тапшырган. Әлеге хезмәт татарстанлыларга, теркәлү урыны кайда булуга да карамастан, үзләре өчен уңайлы участокта сайларга мөмкинлек бирә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«30 июльгә булган мәгълүматлар буенча, территориаль сайлау комиссиясенә – 9, Күпфункцияле үзәк аша 30 гариза тапшырылган», - диелә хәбәрдә.
Теләгән һәркем 4 сентябрьгә кадәр теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясенә (республикада алар барлыгы – 65) гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук республикадагы 56 Күпфункцияле үзәктә гариза язарга яки дәүләт хезмәтләре порталында онлайн-сервистан файдаланырга була.
2019 елның 28 августыннан 4 сентябрьгә кадәр теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә (республикада алар барлыгы – 2811) гариза бирергә мөмкин.
- «Мобиль сайлаучы» механизмы Татарстанда 2018 елда РФ Президентын сайлау вакытында кулланылды. Ул чагында 115 меңнән артык кеше үзләре өчен уңайлы участокны сайлау мөмкинлегеннән файдаланды, аларның 70 проценттан артыгы сайлау участокларына килде.
Бу хакта тулырак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк