Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда нинди һава торышы көтелә

Якшәмбе көндез республикада максималь температура +33 градус булачак.   (Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Шимбә һәм якшәмбедә Татарстанда эссе һава торышы урнашачак - максималь температура +33 гра...

Якшәмбе көндез республикада максималь температура +33 градус булачак.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Шимбә һәм якшәмбедә Татарстанда эссе һава торышы урнашачак - максималь температура +33 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Көндез максималь температура +21-26 градус.

23 июньдә көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр, шулай ук яшенле яңгыр явачак. Төнлә минималь температура +10-15, көндез 25-30 градус тәшкил итәчәк.

24 июньдә көндез урыны белән яңгыр, шулай ук яшенле яңгыр көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +28-33 градуска кадәр күтәреләчәк. 

татар-информ

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк