Татарстанда һәр җәйдә москит челтәрләр аша 20ләп бала егылып төшә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Әлеге җитди проблеманы чишүгә пластик тәрәзә җитештерүчеләр алынган, алар конструкциядә саклау чарасын куллануны тәкъдим итә. (Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Валерия Белова). Татарстанда һәр җәйдә т...
Әлеге җитди проблеманы чишүгә пластик тәрәзә җитештерүчеләр алынган, алар конструкциядә саклау чарасын куллануны тәкъдим итә.
(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Валерия Белова). Татарстанда һәр җәйдә тәрәзәгә куелган москит челтәрләр аша 20ләп бала егылып төшә. Бу хакта “Татар-информ”га Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар хирургы Владимир Филатов сөйләде.
“Тәрәзәдән егылып төшүчеләр турында аерым тукталасы килә. Җылы вакытта тәрәзәгә черкидән куелган челтәрләр аша егылып төшкән балалар җәен 20ләп була”, - диде табиб.
Владимир Филатов күп кенә ата-аналар ачык тәрәзәләрнең никадәр куркыныч тудыруын һәм москит челтәрләрнең саклый алмавын аңламыйлар, диде. “Җәйнең кызу вакытында бик актуаль бу. Без инде бу теманы берничә тапкыр күтәрдек. Шунысы куанычлы, бу проблеманы пластик тәрәзә җитештерүчеләр ишетте, алар конструкциядә тәрәзә фиксациясенә саклану чарасын кулланып, үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә”, - диде балалар хирургы.
Бүгенге көндә Балалар республика клиник хастаханәсендә төрле җәрәхәт-имгәнүләр алган 26 бала дәвалана. Аларның 12се баш сөягенә, баш миенә зыян килеп кергән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/26/168583/
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
8 апреля 2025 - 22:26
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк