Татарстанда сайлау участоклары ябык дип игълан ителде
Татарстанда барлык сайлау участоклары да ябылды. Бу хакта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә урнашкан мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Мидхәт...
Татарстанда барлык сайлау участоклары да ябылды. Бу хакта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә урнашкан мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлау участокларының 20:00 сәгатьтә ябылуын билгеләп үтте. “Хәзерге вакытта тавышларны санау башлана. Төгәл мәгълүматлар иртәгә иртә белән билгеле булачак”, - дип сөйләде ул.
“Татарстанда кичке 18:00 сәгатьтә 1 708 563 кеше тавыш биргән, ул 58,1 процент тәшкил итә. Сайлау алды кампаниясе республикабызда яхшы оештырылды, барысы да тыныч үтте. Сез үзегез дә бу процессның катнашучылары идегез”, - дип мөрәҗәгать итте ул журналистларга.
“Моңа карамастан, социаль челтәрләрдә фейк хәбәрләр таралды, аларның барысы да җентекләп тикшерелеп бара, аларга хокукый бәя бирелә. Кызганыч, кайбер сәяси партияләр һәм берләшмәләр фактларга түгел, ә эмоцияләргә бирелә”, - диде ул.
Бу хакта тулырак:tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк