Татарстанда салкыннар 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк
КФУ профессоры сүзләренчә, Казан аша салкын фронт уза. Татарстанда салкыннар 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда КФУның Экология һәм табигый байлыкларны файдалану институтының метеорология, к...
КФУ профессоры сүзләренчә, Казан аша салкын фронт уза.
Татарстанда салкыннар 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда КФУның Экология һәм табигый байлыкларны файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцевка сылтама белән, университетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Переведенцев сүзләренчә, хәзер Казан аша салкын фронт уза, әмма аны көзге салкыннар дип әйтеп булмый. «Уртача һава температурасы 13 градус тәшкил итә, бу нормадан 3-4 градуска югары», - диде КФУ профессоры.
Казанга җылы һава торышы 12 сентябрьдә кайтачак. Шулай итеп, көндез һава температурасы +21 градус булачак, ә төнлә +14 градуска кадәр төшәчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/10/171294/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк