Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда социаль ипотека буенча 122 йорт төзелеше төгәлләнеп килә

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда 255 объекттан социаль ипотека буенча 122 йорт төзелеп беткән диярлек. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-...

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда 255 объекттан социаль ипотека буенча 122 йорт төзелеп беткән диярлек. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Фәйзуллин сүзләренчә, әлеге программа буенча 65 йорт хәзерге вакытта уртача дәрәҗәдәге әзерлектә. Тагын 68ен әле төзи генә башлаганнар.

Бүген “Салават Күпере” микрорайонында 220 социаль ипотека хуҗасы өчен булган 12-3 йорты Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән барлык кирәкле документларны алуы билгеле булды. 
 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021