Татарстанда төнлә 20 градуска кадәр салкын булуы ихтимал
Казанда көндез һава температурасы -7..-9 градус булачак. Татарстанда төнлә һәм иртән температура -9..-14 градус, ә аязганда -20 градуска кадәр суытырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һ...
Казанда көндез һава температурасы -7..-9 градус булачак.
Татарстанда төнлә һәм иртән температура -9..-14 градус, ә аязганда -20 градуска кадәр суытырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртәгә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчүчән җил исәчәк. Көндез температура -6..-11 градус булачак. Юлларда - бозлавык, дип кисәтә синоптиклар.
Казанда төнлә аязучан болытлы һава, бераз кар яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Һава температурасы -12..-14 градус, аязганда -17 градус салкын булуы көтелә. Юлларда бозлавык хасил булачак.
Иртәгә көндез башкалада аязучан болытлы һава, явым-төшемсез диярлек. Көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Һава температурасы -7..-9 градус салкын булачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/02/181915/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк