Татарстанда татар теле дәресләре бирә торган мәчетләр саны артачак
(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Татарстанда татар теле дәресләре бирә торган мәчетләр саны быел артачак. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар өчен о...
(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Татарстанда татар теле дәресләре бирә торган мәчетләр саны быел артачак. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар өчен оештырылган ифтарда шулай дип белдерде.
"Һәр кешенең бушлай татар телен өйрәнү мөмкинлеге булсын өчен тырышачакбыз. Мохит тудыру бик мөһим. Мисалга Мәрҗәнине генә алыйк. Ул яшәгән чорда галимнәр рус телен белергә тиеш була. Әмма әгәр дә элмә такталар рус телендә генә язылган икән, Мәрҗәнинең ачуы чыккан. Әгәр дәүләт тарафыннан тыелмый икән, нигә татарча да язмыйсыз дип сорый торган булган", - дип мисал китерде мөфти.
Камил хәзрәт, татарлар бердәм булулары һәм ислам хисабына гына сакланып калган, дигән фикерен дә әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк