Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 151 бала исәпләнә
(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 151 бала яши. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә клиник психолог, Татарстан М...
(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 151 бала яши. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә клиник психолог, Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ВИЧ/СПИД буенча ведомствоара комиссия әгъзасы Светлана Изамбаева хәбәр итте.
Ул Татарстанда авыручы балаларның 83е Казанда яшәвен әйтте. “Татарстанның СПИД үзәге сайтында мәгълүмат гел яңартыла”, - дип белдерде Изамбаева.
Россиягә килгәндә, барлыгы 10 меңнән артык ВИЧ белән авыручы бала исәпләнә. Олыларны да санап, 2 миллионнан артык кеше теркәлгән. Светлана Изамбаева әйтүенчә, сораштырудан күренгәнчә, аларның 74 проценты ВИЧ ның башка кешегә көнкүреш шартларда күчмәвен белә.
“ВИЧ таралу тизлеге буенча дөньяда өченче урында. Россиядә сәгать саен ун кеше ВИЧ йоктыра”, - диде Светлана Изамбаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк