Татарстанда юеш кар көтелә
31 майда һәм 1 июньдә республикада кискен салкынайтачак. Татарстанда алдагы ике көндә юеш кар көтелә, дип хәбәр иттеләр Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Алд...
31 майда һәм 1 июньдә республикада кискен салкынайтачак.
Татарстанда алдагы ике көндә юеш кар көтелә, дип хәбәр иттеләр Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Алдагы ике тәүлектә республика көчле төньяк-көнчыгыш циклонының тыл өлешендә булачак. Секундына төньяк-көнбатыштан искән 17 метрга кадәр тизлектәге җил һәм җитди салкынаю көтелә.
Пәнҗешәмбе, 31 майда, Татарстанда җылылык 14 градустан артмаячак. Урыны белән яңгырлар фаразлана.
Җәйнең беренче көне яңгырлы булачак. Республиканың кайбер районнарында юеш кар булуы ихтимал. Төнгә температура минус 1 градуска кадәр төшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Fashion Iftar узды
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
-
Камал театрында «Башмагым» куелды!
Комментарий юк