Татарстанда зур гонорарлы туй
Узган ялларда Татарстанның “Свияжские холмы” курорт комплексында бөтен республиканы шаулаткан туй үткәрелде. Биредә Филипп Киркоров, L`One һәм Ани Лоракның чыгыш ясаганы билгеле. Чараның алып баруч...
Узган ялларда Татарстанның “Свияжские холмы” курорт комплексында бөтен республиканы шаулаткан туй үткәрелде. Биредә Филипп Киркоров, L`One һәм Ани Лоракның чыгыш ясаганы билгеле. Чараның алып баручысы – актриса, «Comedy Woman» юмористик тамашасы аша мәгълүм артистка Екатерина Скулкина булган.
Мондый зур бюджетлы туйның оештыручылары да билгеле булды. «Вечерняя Казань» хәбәр итүенчә, ООО «ПСО «Казань» төзелеш компаниясенең генераль директоры Равил Җиһаншин кечкенә кызын кияүгә биргән.
Кайбер чыганаклардан билгеле булганча, Филипп Киркоровның гонорары 100 мең Евродан, ә Ани Лоракның бер чыгыш өчен түләү бәясе 30 мең Евродан башлана.
Фото — скриншот Инстаграм (@kazan.novosti)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк