Татарстанга тагын якынча 35 яңа мәктәп кирәк
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Татарстанга тагын 35 кә якын яңа мәктәп кирәк. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы...
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Татарстанга тагын 35 кә якын яңа мәктәп кирәк. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде.
“Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикага 35 кә якын мәктәп, шул исәптән унлап балалар бакчасы кирәк. Билгеле, әлеге мәсьәләне берьюлы чишү өчен бюджетта андый акчалар юк. Күп эшләр башкарыла, әмма эшлисе дә шактый әле”, - дип билгеләп үтте Илшат Гыймаев.
“Татарстанның эре шәһәрләрендә хәлдән чыгу өчен ике сменада укытыла. Нигездә, эре шәһәрләрдә дә һәм район үзәкләрендә дә инде урыннарга зур дефицит күзәтелми”, - дип җиткерде спикер.
Мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелешенә федераль бюджеттан 65 процентлап акча күчә, калган сумманы республика бүлеп бирә.
Быел тагын өч мәктәпне - “Якты Үзәнлек”, “Салават Күпере” торак комплексларында һәм Минская урамында төзеп бетерү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
Комментарий юк