Татарстанлылар “Бәллүр компас” бәйгесендә катнаша ала
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанлылар экология һәм география өлкәсендә “Бәллүр компас” премиясе алу өчен конкурста катнаша алалар. Экология һәм география өлкәсендә милли “Бәллүр компас”...
(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанлылар экология һәм география өлкәсендә “Бәллүр компас” премиясе алу өчен конкурста катнаша алалар. Экология һәм география өлкәсендә милли “Бәллүр компас” премиясе алу өчен гаризалар кабул итү башланды, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.
Россия Федерациясе һәм башка дәүләтләрнең 2017 елда география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларны тормышка ашырган гражданнары, иҗади берлекләре, илебез һәм чит ил оешмалары һәм предприятиеләре номинантлар була ала.
Катнашу өчен теркәлү формасын тутырырга (аны премия сайтыннан алырга мөмкин: http://rus-compass.ru/), ирекле формада презентация әзерләргә, фото беркетергә һәм материалларны 10 февральгә кадәр түбәндәге электрон адрес буенча җибәрергә кирәк: premiya.compass@mail.ru. Бастырылган рәвештәге материалларны почта буенча җибәрергә мөмкин: 350051, Краснодар ш., Рашпилевская ур., 333, а/я 1777 («Получатель» (“Алучы”) графасында - Национальная премия «Хрустальный компас» дип күрсәтергә кирәк), дип әйтелә әлеге хәбәрдә.
Конкурс йомгаклары буенча жюри 10 номинациядә җиңүчеләрне билгеләячәк:
- Фәнни казаныш (экология, милли география, этнография, төбәкне өйрәнү өлкәсендә эзләнү);
- Мәгърифәт (экология, география, тарихи-мәдәни мирасны популярлаштыру өлкәсендә белем бирү программасы; фәнни-популяяр лекторийлар, форумнар, яшьләр лагерьлары оештыру һәм уздыру, мәгърифәти фильмнар һәм бүтән төр мультимедиа проектлары булдыру);
- Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект (экологик җаваплы аң формалаштыруга, табигатьне, табигый һәм мәдәни ландшафтларны саклауга юнәлтелгән проект);
- Сәнәгать предприятиеләренең, бизнесның иң яхшы экологик проекты (әйләнә-тирә мохитне саклау һәм торгызу өлкәсендә, куркынычсызлык һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү өлкәсендә, җитештерүдә ресурс саклау өлкәсендә проект);
- Сәяхәт һәм экспедиция (уникаль сәяхәт һәм экспедиция оештыру һәм үткәрү);
- ММЧда иң яхшы яктырту (җәмгыятьтә экологик культура формалаштыруга, Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән басма материаллар, радио- һәм телетапшырулар, фильмнар сериясе);
- Басма (фәнни-популяр китап, тематик басма, китаплар сериясе, фотоальбомнар, Россиянең табигый, археологик, мәдәни объектлары турында открыткалар комплектлары; уникаль китапларны яңадан бастырып чыгару;
- Фотоэш (темалар буенча фотоэш, фотосурәтләр сериясе);
- Гражданлык позициясе (милли мирасны саклауга керткән шәхси өлеш өчен премия, гариза биргән катнашучылар арасыннан экспертлар советы әгъзалары инициативасы буенча күрсәтелә);
- Иң яхшы региональ проект (Рус географик җәмгыятенең региональ бүлекчәләре тарафыннан күрсәтеп тәкъдим ителгән социаль-мәгълүмати, мәгърифәти проект).
“Җәмәгатьчелек хөрмәтләве” номинациясендә җиңүче премия сайтында интернет-тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк