Логотип
Хәбәрләр

Татарстанлылар иске кәгазь һәм шешәләрне агач үсентеләренә алыштыра ала

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр  «Тормыш түгәрәге. Икенчел чималга алмашка – үсенте» федераль экологик проекты кысаларында макулатураны яисә пластикны яшь агач үсентеләренә ал...

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр  «Тормыш түгәрәге. Икенчел чималга алмашка – үсенте» федераль экологик проекты кысаларында макулатураны яисә пластикны яшь агач үсентеләренә алыштыра ала, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

Язгы сезон 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Чарада катнашу өчен 20 апрельгә кадәр проект сайтында (http://vkrug.org/recyclables/povolzhie/#1) гариза калдырырга һәм икенчел чималны республиканың берничә шәһәрендә урнашкан кабул итү пунктларына тапшырырга кирәк.

Татарстан әлеге экологик акциядә инде икенче ел рәттән катнаша. Узган ел казанлылар тырышлыгы белән 2,5 тонна икенчел чимал җыелган.

татар-информ

Фото: архив/Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021