Татарстанлыларны «Зөләйха күзләрен ача» фильмында төшәргә чакыралар
Хәзерге вакытта Лаеш районында төшерелүче «Зөләйха күзләрен ача» сериалында күмәк күренешләрдә катнашу өчен актерлар таләп ителә. Бу хакта җырчы һәм алып баручы Альбина Латыйпова үзенең инстаграм акка...
Хәзерге вакытта Лаеш районында төшерелүче «Зөләйха күзләрен ача» сериалында күмәк күренешләрдә катнашу өчен актерлар таләп ителә. Бу хакта җырчы һәм алып баручы Альбина Латыйпова үзенең инстаграм аккаунтында хәбәр итте.
Рольләргә бары тик ир-атлар гына таләп ителә.«80-90 ел элек нинди кыяфәттә булыр идең, беләсең киләме? Вакыт машинасына эләгәсең киләме? Яз һәм тарихи фильмны төшерүдә катнаш», - дип язган җырчы. Ул үзе дә мини-сериалны төшерүдә катнашкан.
Күмәк күренешләрне төшерү 7 октябрьдә Казанда узачак. «Ир-атлар кирәк. Бик күп ирләр», - дип язган Альбина. Гаризаларны җырчының инстаграм директына язарга кирәк.
Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча фильмны «Россия 1» телеканалы 11 сентябрьдә Лаеш шәһәрендә төшерә башлады. Чулман елгасы яры буенда зур декорацияләр төзелгән, алар Семрук авылын сурәтли. Кинолентада төп рольне Чулпан Хаматова башкара. Зөләйханың ире Мортаза ролендә Россиянең театр һәм кино актеры – Рамил Сабитов. Мортазаның әнисе Убырлыны Татарстанның Атказанган артисткасы, РФ Атказанган артисткасы Роза Хәйруллина уйный.
Союжет үзәгендә – крестьян хатыны Зөләйха. Аның ире – Мортазаны үтерәләр, ә үзен теплушка-вагонда каторжан юлы буйлап Себергә сөргенгә җибәрәләр. Бу хәлләр XX гасырның 30 нчы елларында бара. Әсәрнең икенче өлешендә сөргендәге кешеләрнең Ангара елгасы буендагы тайгада исән калу тарихы тасвирлана. Төрле милләт, дин һәм язмыш кешеләре кырыс шартларда бергәләп исән калу өчен тырыша.
Фото: инстаграм, Рамил Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк