Татарстанның бәйсез музыкантлары бездә зур проект дәрәҗәсендәге музыкантлар булмавын әйтә
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарның зур концертларны тәмамлый алырлык зур музыкаль проект булган җырчылары юк. Бу проблеманы “Татар-информ”да Татар альтернатив музыка вәки...
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарның зур концертларны тәмамлый алырлык зур музыкаль проект булган җырчылары юк. Бу проблеманы “Татар-информ”да Татар альтернатив музыка вәкилләре катнашында үткән матбугат конференциясендә музыкант Илнар Фатыйхов күтәреп чыкты. “Былтыр Республика көнендә зур концерт мәйданында концертны тәмамлап, ялгышмасам, Ёлка белән Петя Фомин чыгыш ясады. Безнең зур Татарстанда зур концертларны тәмамлый алырлык дәрәҗәдәге артистлар һәм коллективлар юк”, - диде ул.
Илнар Фатыйхов Казанда Футбол буенча чемпионат үтүе килгән кунакларга безнең заманча музыканы күрсәтү мөмкинлеге дип саный.
“Бездә альтернатив музыкада булмасын, эстрадада булмасын, сыйфатлы, профессиональ, тиешенчә җиһазланган мондый югарылыктагы коллективлар юк. Бу проблема бар һәм аның турында сөйләргә кирәк”, - ди музыкант.
“Yummy music” лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров Ёлка һәм Фоминнарның музыкаль каналларда ротацияләре булуын, алар турында профессиональ музыка турында язучы матбугат чаралары һәм йөзләгән блогер язуын, аларның һәр чыккан җыры профессиональ өлкәдә кызыксыну уятуын, тыңлаучысына моменталь барып җитүен әйтә. Ул югары дәрәҗәдәге коллективлар булмауны күпмедер дәрәҗәдә матбугатның игътибарсызлыгына бәйләп: “Безгә ул юлны үзебезгә төзергә туры киләчәк дип уйлыйм”, - диде.
Искәртеп үтәбез, “Татар-информ”да Татар альтернатив музыка вәкилләре катнашында үткән матбугат конференциясендә “Yummy music” лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров альтернатив музыкант Рәдиф Кашапов, “Juna” төркеме солисты Ания Фәйзрахманова, рэп башкаручы Альберт Нурминский һәм музыкант Илнар Фатыйхов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк