Татарстанның “Хәләл” стандарты комитеты хәләл сыра чыгаруга карата фикерен әйтте
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты Татарстанда хәләл сыра эшләүгә карата мөнәсәбәтен белдерде. Бу хакта бүген “Татар-информ” уздырган “Хәләл продукция – мөселманнарның...
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты Татарстанда хәләл сыра эшләүгә карата мөнәсәбәтен белдерде. Бу хакта бүген “Татар-информ” уздырган “Хәләл продукция – мөселманнарның аерылгысыз хокукы” темасына багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.
“Вакытлы матбугат чараларында “Татспиртпром” хәләл сыра чыгара башлый” дигән хәбәрләр күренде. Әмма безгә бу мәсьәлә белән берәү дә мөрәҗәгать итмәде”, - диде ТР Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Марат Низамов. – Мин - кечкенә чиновник. Минем кул астындагы белгечләр предприятиегә чыгып, барысын да тикшереп, миңа актлар алып кайткач, мин аны өйрәнеп имза куючы гына".
“Хәләл” стандарты комитетының шәригать бүлеге җитәкчесе Рөстәм Нургалиев “хәләл сыра” дигән эчемлеккә карата үз фикерен әйтте.
“Беренчедән, шуны аңларга кирәк, хәләл ислам дине кануннарына нигезләнгән. Хәләл шулай ук аерым җирлекнең аерым традиция, гореф-гадәтләрен дә чагылдыра. Әйтик, бездә ат итеннән ясалган хәләл казылык ашау – нормаль күренеш. Әгәр моны сез Төркиядә күрсәтсәгез, сезгә шундый сәер итеп караячаклар һәм аны нинди генә шартта да ашамаячаклар. Аерым традицияләр теге яки бу ризыкны куллануга йогынты ясый.
Бездә, Россиядә, сыра сүзе белән гел ямьсез күренешләр бәйләнгән. Сыра ул – гөнаһ, сәрхушлек һ.б. Сыра дигәндә, күз алдына сәрхуш кеше килеп баса. Ә менә Согуд Гарәбстанында сырага бәйле андый традицияне белмиләр. Аларда алкоголизм проблемасы юк. Шуңа күрә аларда хәләл сыра бар, мин моны үз күзләрем белән күрдем. Аларда ул начарлык, сәрхушлек күренеше түгел. Ә безнең аңыбызда, башкача. Шуңа күрә, этик яктан без, сырага хәләл тамгасы куярга тиеш түгелбез. Чөнки безнең аңыбызда, сырага карата көчле каршылык яши”, - диде Рөстәм Нургалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк