Татарстанның халык артисты белән хушлаштылар
Бүген Казанда Татарстанның халык артисты Һаҗәр Шәкүрова белән саубуллашу чарасы узды. Һаҗәр Шәкүрова кичә 79 яшендә вафат булды. Һаҗәр Шәкүрова Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия теат...
Бүген Казанда Татарстанның халык артисты Һаҗәр Шәкүрова белән саубуллашу чарасы узды.
- Һаҗәр Шәкүрова кичә 79 яшендә вафат булды.
- Һаҗәр Шәкүрова Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында 1964 елда эшли башлый. Ул елларда әлеге театр Республика күчмә театры була.
"Җор телле, шук иде. Соңгы очрашуыбызда: "Исәнлектә күрешергә язсын", - дип саубуллашты", - дип искә алды Һаҗәр апаны Кәрим Тинчурин театры артисты Гөлчәчәк Хафизова.
"Хәтта авырый башлагач та, бер премьераны да калдырмый иде. Театрыбыз үткәргән бәйрәмнәргә килә иде", - дип сөйләде Кәрим Тинчурин театры артисты Гүзәл Гайнуллина.
Һаҗәр Шәкүрова Казан шәһәре Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамыгындагы мөселман зиратына җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк