Логотип
Хәбәрләр

Татарстанның кибете булмаган авылларына автолавкалар хезмәт күрсәтәчәк

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның кибете булмаган авылларына күчмә сәүдә оештырылачак. Бу җәһәттән Татарстан Кулланучылар кооперациясе оешмасы союзы учреждениеләренә бүге...

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның кибете булмаган авылларына күчмә сәүдә оештырылачак. Бу җәһәттән Татарстан Кулланучылар кооперациясе оешмасы союзы учреждениеләренә бүген Рөстәм Миңнеханов 17 автолавка ачкычы тапшырды. Әлеге транспорт “30га 70” республика программасы нигезендә бирелде. Машина бәясенең 70 процентын хөкүмәт түләсә, калган сумманы “Татпотребсоюз”лар үзләре каплый. Автолавкалар стационар сәүдә нокталары булмаган, халык саны аз булган авылларга күчмә сәүдә оештыру өчен кирәк.

“Без хөкүмәтнең бу ярдәмен беренче тапкыр гына кабул итүебез түгел. Өч ел элек тә мондый ярдәм алган идек. Бүген беренче партия - 17 машинаны алдык. Барлыгы 75 машина кайтартылачак”, – диде Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмасы союзы идарә рәисе Мәхмүт Фәттахов.

Аның сүзләренчә, кайсыдыр районга – бер, икенчеләренә ике яки өч машина эләгәчәк.

“Автолавкалар кибетләре булмаган авылларга чыгып хезмәт күрсәтәчәк. Ике-өч ел эчендә без, сәүдә хезмәте күрсәтә торган участоклары булмаган авылларны, атнага ике тапкыр әйләнеп, товар белән тәэмин ителешне җайга салырга тиеш”, – диде “Татпотребсоюз” җитәкчесе.

Автолавкалар халыкка көндәлек ихтыяҗлы товарларны илтәчәк.

“Без заявка һәм район башлыклары раслаган график белән эшлибез. Әгәр автолавка 20 минутка соңга кала икән, машина йөртүчеләргә әбиләр шалтырата башлый. Хәзер безнең шоферлар, сигнал биреп, бер кат авылны әйләнеп чыга. Авыл халкы ни сорый, шикәренме, тозынмы, шиферынмы, буяу дисеңме – барысын да илтәбез. Автолавкалар зур кибетләргә беркетелә. Чөнки складта һәрвакыт товар булмаска мөмкин, – диде Мәхмүт Фәттахов.

“Татпотребсоюз” рәисе сүзләренчә, юл өзеклегендә дә авыллар товарсыз калмаячак. Бу очрак өчен һәр районда “вездеход” машиналар барлыгын искәртте ул.

“Элек без Зөя утраучыгына кышын “Буран”, җәен көймә белән товар илтә идек. Хәзер анда да юл салдылар”, – диде рәис.

Исегезгә төшерәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов ветеринария идарәсе, нәсел эше һәм кулланучылар кооперациясе оешмаларына автомобиль ачкычлары тапшырды. Татарстанга кайтарылган мобиль ветеринария пунктлары – Россиядә беренче.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк