“Татмедиа” да 80гә якын кеше “Тоталь диктант” язды
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Казанда бүген “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә 80гә якын кеше “Тоталь диктант” язды. Бөтендөнья акциясенә 68 илдән 800дән артык шәһәр кушылды....
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Казанда бүген “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә 80гә якын кеше “Тоталь диктант” язды.
Бөтендөнья акциясенә 68 илдән 800дән артык шәһәр кушылды. Татарстанда “Тоталь диктант”та катнашырга 4 меңнән артык кеше теләк белдергән. Республиканың 26 муниципалитетындаа - 60 мәйданчык, ә Казанда 23 мәйданчык оештырылды.
Быелгы “Тоталь диктант” тексты авторы - Россия язучысы, казанлы Гүзәл Яхина иде. Диктантның гомуми тексты өч өлештән тора иде.
Катнашучыларга акцияне оештыручылардан видеомөрәҗәгать күрсәттеләр. “Тоталь диктант” фонды директоры, Россия Президенты каршындагы Рус теле советы әгъзасы Ольга Ребковец сынауда уңышлар теләде.
Акция тәмамлангач, анда катнашучыларның берсе - акушер булып эшләүче Гөлфия Салаватуллина - диктантны икенче ел язуын сөйләде. “Беренче тапкыр КФУда диктант яздым, анда текстны профессиональ филолог укыды, - дип уртаклашты ул. – Технологияләр заманасында без еш кына электрон рәвештә язабыз. Компьютер әзер һәм дөрес язылган сүзләрне күрсәтә. Шуңа күрә хәзерге буынның грамоталылыгы төшә. Мондый акцияләр белемне арттыра, шулай ук яшьләр игътибарын әдәбияткә җәлеп итә, бу - бик мөһим, дип саныйм.
“Узган ел мин “канәгатьләнерлек” билгесенә яздым. Минем өч - пунктуция һәм ике грамматик хатам бар иде. Диктант тексты да авыр иде, быел ул җиңел кабул ителә. “Яхшы” билгесенә язганмындыр, дип ышанам”, - диде Гөлфия.
Акциядә катнашкан Ләйсән педагогика вузында магистратурада укый. Ул текстны катлаулы түгел, дип белдерде.
“Хәзер кешеләр бер-берсе белән очрашып сирәк аралаша, күбрәк язышалар. Телнең сакланып калуын, яшьләр белүен телим. Бүген Киров районы укытучысын күрдем, ул үз укучыларын да алып килгән, ахры. Бу - бик яхшы”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк