«Татмедиа» редакцияләре 2018 елда 4,2 млн сум күләмендә грант алды
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Грантлар ‒ редакция бюджеты өчен җитди терәк, журналистларның хезмәт хаклары өчен өстәмә чыганак. «Татмедиа» АҖ филиаллары 2018 елда редакцияләрне үстерүгә 4,2 млн сумнан артык федераль һәм төбәк гра...
Грантлар ‒ редакция бюджеты өчен җитди терәк, журналистларның хезмәт хаклары өчен өстәмә чыганак.
«Татмедиа» АҖ филиаллары 2018 елда редакцияләрне үстерүгә 4,2 млн сумнан артык федераль һәм төбәк грантларын җәлеп итте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюсында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин хәбәр итте.
«2018 елда безнең филиалларыбыз 4,2 млн сумнан артык грант алды. Чагыштыру өчен, 2017 елда грантлар һәм субсидияләр күләме бары тик 1,2 млн сум гына тәшкил иткән. «Зеленодольская правда», «Зеленый Дол» телекомпаниясе, «Нурлат-информ», «Мамадыш-информ», «Чаллы-ТВ»телекомпаниясе» грантларны аеруча актив җәлеп итә, – диде Кузьмин. Ул билгеләп үткәнчә, грантлар редакция бюджеты өчен җитди терәк, журналистларның хезмәт хакына өстәмә акча чыганагы булып тора.
«Шушы көннәрдә генә без ТР икътисад министры белән эшмәкәрлекне алга этәрүгә юнәлдерелгән журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләдек. «Татмедиа» ның 5 филиалы бу конкурсның лауреатлары булдылар, акчалата бүләкләр алдылар.
Конкурста җиңгән журналистлар 30 мең сумга якын премия белән бүләкләнде. Грантларны җәлеп итү турында без атна саен үткәрелә торган киңәшмәләрдә, «Татмедиа» баланс комиссияләрендә фикер алышабыз, конкурсларга гаризалар тапшыруны стимуллаштырабыз һәм контрольдә тотабыз», – дип аңлатты Кузьмин.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин «Татар-информ»га узып баручы елда медиахолдинг эше йомгакларына һәм 2019 елга планнарга багышланган интервью бирде.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
16 августа 2025 - 14:44
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
14 августа 2025 - 15:00
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Комментарий юк