"Татмелиорация" җитәкчесе Әнвәр Залаков вафат
(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Озакка сузылган каты авырудан соң "Татмелиорация" траст компаниясе ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Әнвәр Залаков вафат булды. Бу х...
(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Озакка сузылган каты авырудан соң "Татмелиорация" траст компаниясе ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Әнвәр Залаков вафат булды. Бу хакта "Татар-информ"га "Татмелиоводхоз" федераль дәүләт бюджет учрежденесе директоры, озак еллар Әнвәр Залаков бергә эшләгкн Марс Хисмәтуллин хәбәр итте.
Әнвәр Мәхмүт улы Залаков 1949 елда Чистай районы Акбүре авылында (хәзер Яңа Чишмә районына керә) туган. 1989-1991 елларда «Алькеевоагропромхимия» рәисе, 1991-1995 елларда – «Татсельхозтехника» холдинг ширкәте җитәкчесе, 1995-1999 елларда – Сарман районы башлыгы; 1999 елдан башлап «Татмелиорация» акционерлык җәмгыяте генераль директоры. ТАССР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
"Әнвәр Мәхмүтович Татарстанның дүрт районының почетлы гражданины иде. Үзе исән чагында ук аның исеме район җирләрендәге урамнарга бирелде. Ул үз туган ягын ярата торган шәхес иде", - диде "Татар-информ" агентылыгына Марс Хисмәтуллин. Аның әйтүенчә, Әнвәр Залаков соңгы ярты елда авырган. Марс Хисмәтуллин әйтүенчә, Әнвәр Залаков, үзенең васыяте буенча туган авылында - Акбүре авылында җирләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк