ТЕАТР – ИҢ ЗУР ҖИҢҮЕМ
Шундый парадокс бар – Казан тамашачысы Әлмәт театрын белми. Ә без нинди генә фестивальләргә барсак та, рус тамашачысы безне белеп килә. Бу бәлки тамашачының үзеннән дә торадыр.
Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары бер-берсеннән үзләренә хас сыйфатлары, үзенчәлекләре белән аерылып тора кебек. Ләкин аларны берләштереп торучы бер нәрсә бар – театрга булган мәхәббәт. Яшь артист Миләүшә Хафизованы Әлмәт театрына нәкъ менә әлеге хис китерә дә инде. Ул 2017 елда әлеге театрда хезмәт юлын башлап җибәрә. Бүген ул тамашачыга театр сәхнәсендә тудырган күпкырлы образлары аша таныш: Фәрештә – «Оҗмах капкасы» (М. Гыйләҗев), Әнирә – «Тыкрыкта булду бу хәл» (З.Хәким), Маhирә – «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), Люсинда – «Әҗәлгә дару бар диләр» (Ж.Б. Мольер), Нәфисә – «Хыял йорты» (И.Зәйниев), Галия – «Йөрәк сере» (Л.Аминова), Мели – «Эзоп» (Г.Фигейредо), Тычкан, Оля – «Көзге сере» (А.Фарятьев, А.Федоров), Ләйсән – «Синсез килгән язлар» (З.Кадыйрова), Нәчтук – «Микулай» (М.Гыйләҗев), Адела – «Сөюнең соңгы бүләге» (А.Касона), Анна Васильевна – «Ул әле өйләнмәгән иде» (Г.Исхакый) h.б.
– Миләүшә, син тумышың белән Саба районыннан. Сүзебезне синең балачак елларыннан башлыйк әле. Кечкенәдән үк иҗатка тартым булдыңмы?
– Мин Саба районы Мәртен авылында туып үстем. Безнең авыл бик кечкенә. Балалар әз булганлыктан бәйрәм саен миңа клуб сәхнәсендә чыгыш ясарга, кечкенәдән үк шунда кайнарга туры килде. Шуңа да карамастан, һәр бәйрәмдә авыл мәдәният йорты үзенә бөтен авыл халкын җыярга тырышты. Һәр чара да бик җылы үтә иде.
– Синең сәнгать дөньясына кереп китүеңдә әти-әниеңнең дә роле шактый зурдыр?
– Нәкь менә алар миндә иҗатка мәхәббәт уяткандыр. Әти музыка укытучысы, әни клуб мөдире булгач, безнең өйдә кич саен диярлек гармун тавышы яңгырады. Без әтинең гармун уйнавына әни белән кушылып җырлый идек. Хәзер дә алар янына кайткач, әтидән гармун уйнавын сорыйм. Әтием мине 5 яшьтән үк сәхнәдә үземне ничек тотарга, милли көйләр тыңларга өйрәтте. Әнием дә мәдәният кешесе булгач, аңа булыша иде.
– Мәктәпне тәмамлагач, син дә мәдәният юлыннан киткәнсең...
– 2013 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем. Курс җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев, педагог – Илгиз Зәйниев булды. Без укырга кергәнче театр дөньясын тулысынча күзаллап бетерми идек. Укырга керер алдыннан безгә «24 сәгать үзегезне укуга һәм театрга багышларга тиеш буласыз» дип аңлаттылар. Кыскасы, шулай тәрбияләргә тырыштылар. Уку елымның беренче көннәрендә үк бу өлкәгә гашыйк булдым. Укытучыларыбыз театр дөньясына ишек ачып кына калмадылар, әдәбиятны гади итеп аңлата белделәр һәм аның нинди матур, бай булуына төшендерделәр. Укуны тәмамлаганга инде биш ел үтсә дә, бергә укыган курсташлар белән аралашып торабыз. Укытучылар белән дә җылы мөнәсәбәтебез саклана.
– Әлмәт театрына син ничек килеп кердең?
– Укыганда без татар театрларын күзәтеп барырга тырыштык. Казанда булганда төрле театрларның спектакльләрен карый идек. Әлбәттә, барысы арасыннан Әлмәт театры үзенә җәлеп итте. Беренчедән, репертуар төрлелеге, икенчедән, төрле режиссёрлар белән эшләве, фестивальләрдә катнашып үзенең данын яклап килүе белән ул минем күңелгә якынрак булды. Укып бетереп имтихан тапшыргач та, туп-туры театр директоры Фәридә Багисовнага шалтыраттым, ул миңа «рәхим ит» диде. Үзебезнең курстан мин үзем генә Әлмәт театрына килеп эләктем. Бер генә дә үкенгәнем юк, киресенчә, шатланам гына.
– Театр сине ничек каршы алды?
– Театр мине бик җылы кабул итте. Безнең коллектив дус, гел бергә җыелып торабыз. Өлкәннәр һәрвакыт ярдәм кулы сузарга гына тора. Минем Әлмәттә үзем генә икәнемне белгәч, аеруча ярдәмнәре сизелә. Шуңа күрә театр минем икенче бер гаиләм кебек якын.
– Беренче рольләрең турында сөйлә әле...
– Театрга килгән көннәремнән үк мин эшкә кереп киттем. Миңа рольләр бирә башладылар, өстәмә эшләр, концертлар, чаралар өстәлде. Безнең театрда тормыш кайнап тора. Беренче тапкыр труппа белән эшли башлагач, үземне күрсәтергә тырыштым. Беренче ролемне беркайчан да онытмам. Ул – Ж.Б. Мольерның «Әҗәлгә дару бар диләр» әсәрендә Люсинда роле. Ул төп роль булгач, бигрәк тә каушаган идем. Люсинда бик шук, үзенә бәя бирә белә торган, астыртын образ. Без бу спектакль белән төрле фестивальләргә йөрдек. Шуннан соң рольләрем әкренгә арта барды.
– Хыялда уйныйсы килгән ролең бармы?
– Бу бик четрекле сорау. Артистлар бит төрле булалар. Бәлки кайберләүләрнең андый теләге бардыр, ләкин минем ул турыда уйланганым юк. Чөнки артистка нинди роль бирсәләр дә, ул аны барыбер яратачак, якын итәчәк. Репетиция вакытында шундый мизгелләр була – артистлар үзләренең ролен яклый башлый. Минем бары тик әсәрләргә карата теләкләрем бар. Мәсәлән, К. Тинчурин, А.П. Чехов, У. Шекспир әсәрләренә куелган спектакльләрдә уйнап карар идем.
– Ә нинди сыйфатка ия образны уйный алмас идең?
– Әгәр роль минем өчен авыр була икән, ул мине киресенчә мавыктырачак. Чөнки ул рольгә керер өчен барган әзерлекләр, анализлар кызыклырак була. Уйный алмый торган роль булса да, мин аның авыр булуын яшереп, ничек тә җиренә җиткереп башкарырга тырышачакмын. Ә аерым сыйфатларга килгәндә, әлегә миңа андый кискен сыйфатларга ия рольдә уйнарга туры килмәде.
– Син холкың буенча нинди кеше?
– Мин үземне гади һәм бик тыныч кеше дип саныйм.
– Үзеңдә яраткан һәм яратмаган сыйфатларны сана әле?
– Мин җаваплы кеше. Яратмаган сыйфатым – кешеләрдән яхшылык һәм җылылык өмет итү. Хәзерге заманда андый булырга кирәкмидер.
– Ә кешеләрдә ниндиен өстен күрәсең?
– Гаделлек.
– Туган ягың Әлмәттән шактый ерак. Газиз нигез сагындырадыр. Еш кайтып йөрисеңме?
– Туган ягым сагындыра. Беренче елларда яңа җиргә ияләнү бигрәк тә авыр иде. Хәзер барысы да җайланды. Ләкин авылыма еш кайта алмыйм. Гел репетициядә, спектакльдә булырга туры килә. Шулай да өч айга бер кайтып килергә тырышам инде. Вакыт-вакыт авылның юллары, чишмәләре искә төшә. Хәзер бәйрәмнәргә дә еш кайтып булмый. Үземнең тормышым да бар бит әле.
– Иҗатта остазларың бармы?
– Әлбәттә, бар. Минем өчен гел остаз булып Константин Сергеевич Станиславский һәм Георгий Александрович Товстоногов саналалар. Мин аларның китаплары, язмаларыннан аерылмаска тырышам, гел укып торам. Алар миңа китапларындагы уй-фикерләре аша булышып торалар. Шушы ике шәхес күңелемә якын, алар белән мин дөрес юлдан барам кебек.
– Миләүшә, сер түгел, Әлмәт театрын Казан тамашачысы тулысынча белеп бетерми. Гастрольләр белән килгән очракта күреп-танып белеп калырга мөмкин. Шуңа күрә Казанда калу теләге уянмыймы? Казан тамашачысына якынрак буласың килмиме?
– Мондый теләк элегрәк бар иде, хәзер ул хакта уйланганым юк. Казан мин теләгән шәһәр түгел кебек. Анда дүрт ел уку дәверендә урамда йөргәндә татарча сөйләшкән кешене, якын кешене очратмый идем. Биредә бары тик театрга барып кына татар дөньясына эләгәсең. Казанда минем дусларым-туганнарым булса да, никтер үземне ялгыз итеп хис итәм.
Казан тамашачысы башкалардан аерылып тормый. Барлык тамашачы да бертөрле, минемчә. Без спектакльләрне кайда да яхшы итеп уйнарга тырышабыз. Шундый парадокс бар – Казан тамашачысы Әлмәт театрын белми. Ә без нинди генә фестивальләргә барсак та, рус тамашачысы безне белеп килә. Бу бәлки тамашачының үзеннән дә торадыр.
– Син быел «Тантана» театр премиясендә «Сәхнә» журналының махсус бүләгенә ия булдың. Театр тормышында бу синең беренче зур җиңүеңме?
– Әйе, бу рәсми рәвештә минем беренче җиңүем. Моның өчен үзебезнең театрга, Айдар Җаббаровка, коллегаларыма һәм минем хезмәтемне зурлап бәяләгән кешеләргә бары тик рәхмәтлемен. Бу театр премиясендә номинациягә эләгү дә зур җиңү бит. Шулай да минем өчен иң зур җиңү – театр дөньясында үземнең юлымны табу булгандыр.
– Махсус бүләк «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендә Анна Васильевна роле өчен бирелде. Әлеге рольне ничек тасвирлар идең?
– Айдар Җәббаров килгәч тә, безнең белән очрашып, тренинглар, очрашулар үткәрде. Һәм миңа ышанып бу рольне тапшырды. Аның, режиссёр буларак, үз алымнары бар. Бу роль дә миңа болай гына бирелмәгән дип саныйм. Анна Васильевна белән безнең холкыбыз охшаш. Шуңа күрә ул миңа авыр бирелде. Ә бит гадәттә киресенчә була кебек – үзеңә охшаш рольне җиңелрәк уйныйсың сыман тоела. Анна Васильевна – бик тыныч, гадел, акыллы, тормышны ярата белә торган интеллигент. Өстәвенә иҗатны ярата торган кеше. Ул әсәрдә Шәмсигә (Айрат Мифтахов) булган мәхәббәте белән үзенә җәлеп итә. Аның янындагы рәхәтлекне тоеп, Шәмси аңа гашыйк була. Анна Васильевна үзенең яраткан кешесе белән булу өчен бөтен нәрсәгә күзен йома. Ул башка милләт кешесе булуына карамастан, Шәмси белән кавышу өчен хәтта үзенең динен алыштырырга әзер була. Аның бары тик бәхетле буласы килә.
– Миләүшә, син үзең кияүдәме?
– Юк, мин әлегә ирекле. Ләкин барысы да Аллаһ кушканча, үз җае белән булыр дип өметләнәм. (2022, май ае саны)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк