Логотип
Хәбәрләр

Театр тамашачысы мәктәбенең чираттагы очрашуында "Курчак туе" спектакле тәкъдим ителәчәк

9 март 17.00 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенең 4нче дәресе уза. Тамашачыларга "Курчак туе" спектакленең (2009 ел) видеоязмасы күрсәтелә. Авторы -...

9 март 17.00 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенең 4нче дәресе уза. Тамашачыларга "Курчак туе" спектакленең (2009 ел) видеоязмасы күрсәтелә. Авторы - Гаяз Исхакый, режиссеры- Фәрит Бикчәнтәев.

Дөнья үзгәрә. Вакыт шуның кадәр тиз уза ки, 2009 ел инде бик ерак калган төсле тоела. Ә бит ул елны Россиядә БДИне тапшыру мәҗбүригә әйләнә (һәм аны татар телендә бирә алу мөмкинлеген сорый башлыйлар), Мәскәүдә "Евровидение" уза, ә Ленинград өлкәсендәге Пикалёво шәһәре социаль-экономик кризис символына әверелә. Шул ук елны Камал театры сәхнәсендә "Курчак туе" спектакле куела. Спектакль биш ел диярлек бара һәм аны фахишә Камәр Казанлының каршылыклы ролен башкарган Нәфисә Хәйруллина иҗатында артистканыңиң төп казанышы дип атап була.

Пьеса Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Ризван Хәмид һәм Мансур Гыйләҗев тарафыннан иҗат ителә - әсәр катгый һәм каршылыклы, димәк театрдан, аны репертуарында тәкъдим итү өчен, зур батырлык сорала. Премьера күп бәхәсләр уята. Иң беренче чиратта спектакльнең сайланган темасы,шәрә хатын-кыз тәнен күрсәтеп, героиняның якыннарын, шәхес буларак үз йөзен югалтуга китергән төп вакыйгалар фаҗигасененең ачыла алмавы каршылыклы фикерләр тудыра.

 

 

 

kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021