«Театраль Идел буе» фестивале финалындагы спектакльләр өчен тавыш бирү мөмкин
«Театраль Идел буе» проекты финалына санаулы көннәр калып бара. 29 ноябрьдә мәктәп һәм студентлар театр коллективлары фестиваленең иң яхшы спектакльләре өчен тавыш бирү башлана. Бу хакта фестивальнең...
«Театраль Идел буе» проекты финалына санаулы көннәр калып бара. 29 ноябрьдә мәктәп һәм студентлар театр коллективлары фестиваленең иң яхшы спектакльләре өчен тавыш бирү башлана. Бу хакта фестивальнең оештыру комитеты хәбәр итә.
«Театраль Идел буе» проекты яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү өчен эшләнгән. Фестивальгә март аенда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров старт бирде.
Төбәк этабы яз көне башланды һәм җәй уртасына кадәр дәвам итте. Беренче тур нәтиҗәсендә урыннарда иң яхшы тамашалар ачыкланды. Фестивальнең финалы 29 һәм 30 ноябрь көннәрендә узачак һәм җиңүчеләрне билгеләячәк. Телефон аша тамашачылар да җиңүчеләрне сайларга ярдәм итә алачак. Бүләкләү декабрь аена планлаштырылган.
Иң яхшы спектакль өчен 24 сәгать дәвамында: 29 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтән икенче көннең 13.00 сәгатенә кадәр 8(800)350-35-43 түләүсез номер буенча тавыш бирергә мөмкин. Һәр спектакльнең үз тәртибе бар: 1дән 14кә кадәр — студентлар; 15тән 28гә кадәр — мәктәп укучылары.
Спектакльләрнең видеоверсияләре белән «Театраль Идел буе» федераль округы проектының рәсми сайтында танышырга мөмкин. Ноябрь дәвамында татарстанлылар «Театраль Идел буе» проектын алга таба дәвам итү һәм үстерү өчен 8(800)350-35-43 бушлай номерына шалтыратып тавыш бирә ала.
Фестиваль финалына Татарстаннан Георгий Хугаев пьесасы буенча куелган «Жил-был пес» спектакле чыкты. Спектакльне Чаллының 61нче гимназиясеннән «РИФ» театр студиясе тәкъдим итте. Шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты студентлары Сөмбел Гаффарова драмасы буенча куелган «Парковка» спектакле дә финалист булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк