«Театраль Идел буе»нда катнашучыларның спектакльләрен трансляцияли башладылар
1 октябрьдә Идел буе федераль округының 14 төбәгендә «Театраль Идел буе» фестивале кысаларында мәктәп һәм студентлар коллективлары тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакльләрнең телетрансляциясе башланды...
1 октябрьдә Идел буе федераль округының 14 төбәгендә «Театраль Идел буе» фестивале кысаларында мәктәп һәм студентлар коллективлары тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакльләрнең телетрансляциясе башланды. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
28 көн дәвамында 14 төбәк каналында һәм «Дом.ру» кабель челтәре инфоканалында бәйгедә ярышучы мәктәп һәм студентлар коллективларының спектакльләре күрсәтеләчәк.
«Яшь актерлар сәхнә осталыгында гына ярышып калмый, ә социаль акцияләрдә дә актив катнаша», – диелә хәбәрдә.
Фестивальдә катнашучыларның барысы да – төбәк этабы финалистлары. Беренче этапта 483 театр труппасыннан барлыгы 7 мең актер катнашты. Конкурс спектакльләрен 114 меңгә якын тамашачы карады.
Фестивальдә җиңүчеләргә яңа спектакльләр сәхнәләштерү өчен – 200 мең, көмеш призерларга – 140 мең, өченче урынга ия булучыларга 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.
«Театраль Идел буе» проекты Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Театр елында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк