Тел белгече вафат
Бүген күренекле тел белгече, фән эшлеклесе Фәһимә Хисамова 81 яшендә вафат булды. “Бик авыр хәбәр килде. Хөрмәтле укытучыбыз, күренекле тел белгечебез, дустыбыз Фәһимә апа Хисамова вафат булган. Урын...
Бүген күренекле тел белгече, фән эшлеклесе Фәһимә Хисамова 81 яшендә вафат булды.
“Бик авыр хәбәр килде. Хөрмәтле укытучыбыз, күренекле тел белгечебез, дустыбыз Фәһимә апа Хисамова вафат булган. Урыны җәннәттә булсын! Бик ихлас күңелле кадерле кеше, зур галимәбез иде. Университетта безне укытты, төркемебезнең җитәкчесе дә булды. Гел аралашып, хәлләр белешеп яшәдек. Күренекле шәхесебез Нурмөхәммәт ага Хисамовның яраткан хатыны иде ул! Бик матур яшәделәр! Нурмөхәммәт ага һәрвакыт: "Фәһимә апагыз да шулай дип әйтте!" - дими калмый иде... Аңа бик авырдыр инде... Ходай сабырлыклар бирсен!”, - дип язган Роберт Миңнуллин социаль челтәрдәге хәбәрендә.
- Фәһимә Хисамова - филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, “Татар теле морфологиясе”, “Татарский язык в восточной дипломатии России (XVI – начало XIX вв.) һ.б. капиталь хезмәтләре белән танылган галим.
- pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк