Теләчедә Яшьләр бәйрәмендә уңышка ирешкән укучыларны бүләкләделәр
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артем Галеев ачып җибәрде. Теләче районы ял паркында ел саен яшьләр көнен билгеләп узу матур гадәткә кереп бара. Бәй...
Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артем Галеев ачып җибәрде.
Теләче районы ял паркында ел саен яшьләр көнен билгеләп узу матур гадәткә кереп бара. Бәйрәм яшьләр арасында популяр булган футбол, волейбол ярышы белән башланып киттте. Бәйгедә катнашырга дип күрше Саба районыннан да команда килгән иде. Спорт ярышларында яшьләр яратып уйнады, мәйданчык янына җанатарлар да күп җыелды диелә район хәбәрендә.
Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артем Галеев ачып җибәрде. Ул яшьләргә, чарага килүчеләргә изге теләкләрен җиткерде. Чара барышында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан нәкъ менә шул көнне үзләренең никахларын теркәгән, ике бала үстерүче Теләче авылыннан Әскәровлар, Алексеевлар гаиләсе, спорт өлкәсендә югары уңышларга ирешкән яшьләр, ГТО нормаларын бик яхшыга тапшыручылар да сәхнә түренә чакырылды. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре укуда югары уңышларга ирешкән егет –кызларны, аларның мөгәллимнәрен, әти–әниләрен сәхнә түрендә хөрмәтләү булды. Зур тормыш юлына аяк атлаучы яшьләрне Артем Галеев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова тәбрик итте.
Балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде.
Җыр- моң яратучылар район үзешчәннәре катнашында оештырылган концертны тамаша кылды. Соңыннан, ачык һавада зур экран аша турыдан–туры футбол уеннарын карау мөмкинлеге тудырылды, диелгән район басмасында.
Фото: tulachi.ru
Автор: Эльмира Әхмәтҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
8 апреля 2025 - 22:26
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк