Telegramның татар телендәге аналогын Казанда булдырачаклар
(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Казан ИТ-компаниясе татар телендәге интерфейс белән һәм урнаштырылган тәрҗемәче белән “Telem” мессенджерын эшләүгә кереште. Бу хакта Татарстан РБКсы Татарстанның ке...
(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Казан ИТ-компаниясе татар телендәге интерфейс белән һәм урнаштырылган тәрҗемәче белән “Telem” мессенджерын эшләүгә кереште. Бу хакта Татарстан РБКсы Татарстанның кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенә сылтама белән хәбәр итә.
Проектта мәгълүмат тапшыру һәм шифрлау буенча шәхси протоколы гамәлгә куелачак, кушымта үзе челтәр блокчейнында эшләнә. Кулланучылар җитәрлек дәрәҗәдә булганда аны “үлмәслек” һәм куркынычсыз итә, - диелгән ассоциациядә.
Кушымта үзе “Тәрҗемәче кирәк” функциясе белән җиһазландырыла. Ул эшмәкәрләргә һәм гади кулланучыларга да файдалы була.
“Telem” мессенджеры исеме инглизчәдән tell em (әйт аларга) мәгънәсендә һәм ул татар телендәге “Телем” (минем телем) сүзе белән тәңгәл килә. Бу интерфейсны татар теленә тәрҗемә белән беренче мессенджер булачак, дип сөйләгәннәр ассоциациядә.
Роскомнадзор 2018 елның 16 апреленнән Россиядә Telegram мессенджерын блокировкалый башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
БҮГЕН
-
Укыдыгызмы?
-
“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”
-
Укыдыгызмы?
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
Комментарий юк