“Телләргә каршы” закон проектын карауны көзгә күчергәннәр
(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Туган телләрне факультатив итеп укыту турындагы закон проектын карау Дәүләт Думасының көзге сессиясенә күчерелгән. Ул сентябрь аенда булырга тиеш. Тиешле карарны Дәүлә...
(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Туган телләрне факультатив итеп укыту турындагы закон проектын карау Дәүләт Думасының көзге сессиясенә күчерелгән. Ул сентябрь аенда булырга тиеш. Тиешле карарны Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты кабул иткән. Бу хакта парламентның түбән палатасы сайтында проект карточкасында әйтелгән.
“Мәгариф турында”гы федераль законга үзгәрешләр турындагы закон проекты Дәүләт Думасына 2018 елның 10 апрелендә кертелгән. Аның авторлары туган телләрне укытуны вариатив (мәҗбүри булмаган) өлешкә күчерүне тәкъдим итә.
Парламентарийлар тәкъдиме җәмәгатьчелекнең күпчелек өлешендә негатив реакция тудырды. Интернетта аңа каршы имза җыю оештырылды. Петициягә инде 21 меңләп кеше имза куйган.
10 майда туган телләрне саклауны яклап чыгучы инициатив төркем милли республикалар мәнфәгатен яклаучы Дәүләт Думасы депутатларына һәм Федерация Советы әгъзаларына ачык мәрәҗәгать юллады.
Соңрак Россия Президенты карамагындагы Кеше хокуклары буенча совет та парламентарийлар тәкъдименә каршы чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк