«Телсез күке»нең моңы бармы?
27 февраль «Мир» кинотеатрында драматург Зөлфәт Хәким әсәре буенча төшерелгән «Телсез күке» фильмының премьерасы узды.
Зыятдин: Курокка басам дигәндә генә җырлый башладың.
Зариф: Нәрсә? Сездә “Җырлап торган кешегә атмаска” дигән приказ бармы әллә?
Зыятдин: Мин дошманны атып үтерә алам. Әмма татар җырына ата алмыйм мин, туган.
Зөлфәт Хәким “Телсез күке”
Киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәр алдыннан төшерүчеләр, автор, баш рольне уйнаган актёрлар белән матбугат чарасы оештырылды. Фильмга әзерлек, төшерү вакытында булган вакыйгалар турында продюсер Борисова Елена Васильевна сөйләде. Ул финанс мөмкинлекләре һәм сроклары да чикле булу сәбәпле туган кайбер «кытыршылыкларга» бераз күз йомып карарга тәкъдим итте. Ә кытыршылыклар чыннан да, юк түгел иде… Ләкин алар турында соңрак.
Пресс-конференциядә автор, әлеге фильмда баш герой Зарифның өлкән чагын уйнаган Зөлфәт Хәким дә катнашты. Зарифның яшь чагын уйнаган Илсаф Нәҗипов (Кариев театрында эшләде, хәзер Камал театрының эксперименталь труппасы артисты) фестивальдә катнашу сәбәпле, очрашуга килмәгән иде. Аннан кала баш рольләрне уйнаган Илдар Гатауллин һәм Сәидә Мөхәммәтҗанова журналистларның сорауларына җавап бирде. Илсаф һәм Илдарның рольләргә сайлануы гаҗәпкә калдырмады, чөнки алар профессиональ белемле актёрлар. Ә фильмда Сәидәнең уйнавын белгәч, бермәл гаҗәпләнеп калган кешеләр аз булмады. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән очрашу вакытында Кәшифә роленә җырчы кызны Зөлфәт Хәким үзе тәкъдим итүе, аның Сәидәне җырчы буларак кына түгел, ә актриса буларак та үз итүе искә алынды. Сәидә белән Илдардан Камал театрында куелган спектакльне караганмы-юкмы икәнлекләрен сорамыйча калу сәер булыр иде. Сәидә үз героинясы булган сәхнәләрне каравын, ләкин ахыргача карап бетермәвен әйтте.
“Спектакльдәге Кәшифәне камера алдында кабатлый башлау куркыныч бар иде, шуңа карауны туктаттым” диде ул.
Ә Илдар спектакльне тулаем караган булып чыкты. Сәидәнең җырлавына карата сораулар тумаса да (фильмда аның башкаруында берничә җыр ишеттек, үзенә генә хас бормалар-мелизмнар белән матур башкарылган иде), уйнавында бераз җитешсезлекләр булды, әлбәттә. Бу аның актерлык осталыгы буенча тәҗрибәсе һәм белеме булмауга бәйле, дип әйтергә буладыр. Продюсер Елена Борисова Зөлфәт әфәнденең уйнавында булган кайбер мизгелләргә җиңелрәк карарга, диде. Ә бу фильмда Зөлфәт әфәнденең һәм Сәидәнең уйнавыннан кала да җитешсезлекләр җитәрлек иде. Беренче чиратта, фильм “музейный” интерьерлар һәм кадрлар булуы белән шаккатырды. Мөгаен, чикле бюджет булганга урманда яшәүче карт йортын табу, аның эчен дә көндәлек әсбаплар белән тәэмин итү мөмкин булмагандыр. Монысы бер бәла. Күзгә бигрәк тә ташланган әйбер – фильмдагы кайбер сәхнәләр һәм текстларның яңгырашы, дөресрәге, аларның бераз примитив уйналуы. Шул ук вакытта, үтә дә югары дәрәҗәдә уйналган, хәтта тамакка төер тыгылган мизгелләр дә аз булмады. Зарифның тоткында саташып Зиятдин белән сөйләшү сәхнәсе генә дә ни тора!
Телибезме-теләмибезме, 2004 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында чыккан “Телсез күке” спектакле белән чагыштыру булды. Ник дигәндә, әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар спектакльдә ышандырырлык, хәтта кинематографик дәрәҗәдә (бу сүзне курыкмыйча әйтеп була) куелган-уйналган иде. Баш рольләрдә кемнәр уйнаганны гына искә төшерсәк тә, барысы аңлашыла: Олег Фазылҗанов, Рамил Төхвәтуллин, Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев, Гөлчәчәк Гайфетдинова һ.б. Әсәрнең төп, кульминацион мизгеле – Зариф белән Зыятдинның танышуы, аларның татар моңы ярдәмендә берләшүе һәм дуслашуы. Зариф ролен уйнарга Түбән Кама театрыннан махсус чакырылган Олег Фазылҗановның моңлы тавышына ул елларда популярлыкның иң югары ноктасында булган Рамил Төхвәтуллиның тирән тавышы кушылып, тамашачының күңелен айкап-актарып татар халык җырын җырлаулары һаман да истә. Фильмда да нәкъ шушы мизгелне көтеп утыручылар аз булмады. Ләкин актёрлар җырлый башлагач, дөресен әйткәндә, моңсу булып калды. Моңлы җырлаудан түгел, ә киресенчә, яшь актёрларның җырлый белмәвеннән. “Актёрлар нинди принцип буенча сайланды? Вокаль мөмкинлекләре искә алынмадымы?” дигән сорау үзеннән-үзе туды һәм фильм ахырында булган очрашуда яңгырады. “Актёрлык осталыгына басым ясадык” дигән җавап ишеттек. Моңсу... Димәк, әсәрнең асылына, мәгънәсенә төшенмәгәннәр? Яки төп мәгънәсен, фокусын башка нәрсәгә юнәлдергәннәр. Фильмны тудыручылар да, актёрлар да “Фильм мәхәббәт, дуслык турында” диделәр. Гомумән алганда, ахырда залда мышык-мышык борын тарткан, күз төпләрен сыпырып утырган тамашачыларны күрергә була иде. Ничек кенә булса да, әлеге картина күпләрнең йөрәгенә барып җиткән, димәк. Аның үз караучысы булыр һәм ул уңышлы күрсәтелер, дигән өметтә калабыз. Чөнки бу фильм әле төрле фестивальләрдә дә катнашачак икән – бу турыда «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Fashion Iftar узды
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
-
Камал театрында «Башмагым» куелды!
Комментарий юк