Тинчурин театры “Кияүләр” спектаклен Ижевск шәһәренә алып бара
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Удмуртиягә гастрольгә җыена. 6 мартта коллектив Ижевск шәһәренең Тимерьюлчылар мәдәният йортында Хәй Вахит әсәре буенча куелган “Кияү...
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Удмуртиягә гастрольгә җыена. 6 мартта коллектив Ижевск шәһәренең Тимерьюлчылар мәдәният йортында Хәй Вахит әсәре буенча куелган “Кияүләр” музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәк. Спектакль 19.00дә башлана.
“Кияүләр” – тамашачы тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән, театр репертуарындагы иң күңелле спектакльләрнең берсе. Музыкаль комедиянең премьерасы 2011 елда булды. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.
“Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче үтә. Туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән! Дөрес, әле аларның кияүне күргәннәре юк. Инде нишләргә? Кунаклар һәм әби-бабай киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк… Җырлы-биюле әлеге спектакль көлке вакыйгалар аша җитди нәрсәләр хакында сөйли”, — диелә спектакльнең аннотациясендә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Тинчурин театры соңгы тапкыр Ижевскига гастрольләр белән 2016 елның көзендә барган иде. Ул чакта театр тамашачыларга “Мәхәббәт чишмәсе” һәм “Күрәсем килгән иде” мелодрамаларын тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк