Тинчурин театры тамашачыга үзенең оркестр чокырын тәкъдим итте
«KazanOperaLab» проектының беренче ике спектакле Тинчурин театрында башкарылды. Тинчурин театры залында тамашачыга беренче тапкыр театрның оркестр чокыры тәкъдим ителде. Әлеге бинада Тинчурин театры...
«KazanOperaLab» проектының беренче ике спектакле Тинчурин театрында башкарылды.
Тинчурин театры залында тамашачыга беренче тапкыр театрның оркестр чокыры тәкъдим ителде. Әлеге бинада Тинчурин театры коллективы үзе кулланмаган оркестр чокырын «KazanOperaLab» камерный опералары өчен ачтылар.
«KazanOperaLab» проектының беренче ике эше кичә Тинчурин театрында тәкъдим ителде. Болар – «1 + 6» һәм «Бледно-голубая точка» камера опералары. Беренчесенең либретто авторы – Павел Поляков, композиторы - Ләйсән Абдуллина. Икенчесенең либретто авторы – Сөмбел Гаффарова, композиторы – Илдар Камалов.
Опералар «Sforzando» яшьләр оркестры катнашында башкарылды. Дирижер – Евгений Сакмаров. Оркестрның һәм әлеге проектның сәнгать җитәкчесе – Данияр Соколов. Операларда Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан музыка көллияте студентлары катнашты.
Спектакльләр тулы залга күрсәтелде. Тамашачы нигездә музыканы югары бәяләде. «Мондый лабораторияләр композиторлар, яшь музыкантлар өчен бигрәк тә кирәк, бу яңа формат», ‒ диде Казан консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин.
Әлеге проектның өченче спектакле бераз соңрак – 25 февральдә булыр дип көтелә. «Минем Такташ» операсының авторлары – Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Ильяс Камалов.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк