Тинчурин театры милли драматургия театр фестиваленә чакыра
15-20 нче сентябрьдә, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, чираттагы К.Тинчурин исемендәге театр фестивале була.
15-20 нче сентябрьдә, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, чираттагы К.Тинчурин исемендәге театр фестивале була. Быел ул яңартылып, «Кәрим Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестивале» буларак узачак. Әлеге фестиваль милләтара һәм театрлар арасындагы элемтәләрне ныгыту, заман милли драматургларыбыз әсәрләрен пропагандалау һәм халыкка җиткерү максатыннан уздырыла.
К. Тинчурин исемендәге Халыкара театр фестивале К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге ярдәме белән үткәрелә. Беренче фестиваль 1991 нче елда уза, 2014 нче елда Фестиваль Халыкара статуска ия була.
Быел фестивальдә түбәндәге театр коллективлары катнаша: К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры, Казан дәүләт яшь тамашачы театры (ТЮЗ), М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры, «Әкият» татар дәүләт курчак театры, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Буа дәүләт драма театры, «MOÑ» театр мәйданчыгы, «GRANART» иҗат остаханәсе (Түбән Новгород).
Чыганак: Тинчурин театры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк