Тинчурин театрында спектакльләрне яшь режиссер Резедә Гарипова куячак
Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәсендә спектакльләр чыгару белән хәзерге режиссер Резедә Гарипова шөгыльләнә. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ач...
Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәсендә спектакльләр чыгару белән хәзерге режиссер Резедә Гарипова шөгыльләнә. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
«Резедә Гарипова – Рәшит Заһидуллинның укучысы. Һәм ул бүген шулай ук режиссер статусында кала. Бу баш режиссер түгел, ә театр труппасында унынчы сентябрьдән спектакльләр һәм репетицияләр чыгара торган режиссер», ‒ диде ул.
Министр искәрткәнчә, 2015 елдан башлап Тинчурин театры сәхнәсендә унҗиде спектакль куелган, шуларның унбере элеккеге баш режиссер Рәшит Заһидуллин, биш спектакль – Резедә Гарипова тарафыннан сәхнәләштерелгән. «Резедә Гарипова баш режиссер статусына ия булмаячак», ‒ диде Ирада Әюпова.
Бу хакта тулырак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк