Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театрында яңа режиссёр була?

Камал театры яңа бинага күчү процессы башлангач, «иске бинасы кемгә калыр?» дигән сорау күпләрне борчый башлады. Күптән түгел «Татарстан 1 адресы буенча урнашкан бинага Тинчурин театры күчәчәк» дигән хәбәр таралды. Алай гына да түгел, Тинчурин театрының баш режиссёры да алмашынуы көтелә булып чыкты.

Бизнес Онлайн сайтында язылган мәгълүматка караганда, җәй көне Камал театрының иске бинасына күчәчәк Тинчурин театрында яңа режиссёр итеп Айдар Җаббаров билгеләнергә мөмкин. Төгәл мәгълүмат соңрак билгеле булачак. 

 

 

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021