Үткән ел Татарстанда язгы ташуның зыянын кисәтүгә 430 миллион сум акча тотылган
Үткән ел Татарстанда язгы ташуның зыянын кисәтү өчен 430 миллион сумлык эш башкарылды, бу акчалар федераль бюджеттан бүлеп бирелде. 2018 елда федераль һәм республика бюджетлары исәбенә 3,8 чакрым озы...
Үткән ел Татарстанда язгы ташуның зыянын кисәтү өчен 430 миллион сумлык эш башкарылды, бу акчалар федераль бюджеттан бүлеп бирелде.
2018 елда федераль һәм республика бюджетлары исәбенә 3,8 чакрым озынлыгындагы өч елга юлы чистартылды. Болар – Мамадыш районындагы Өскебаш һәм Ушмы, Байлар Сабасы бистәсендәге Сабинка елгалары.
Республика бюджетыннан бүленгән акча ярдәмендә Мамадыш, Чирмешән һәм Чистай районнарында дүрт гидротехник корылма ремонтланды. Шулай ук Буа һәм Кукмара районнарындагы ике елга участогында яр буйлары ныгытылды.
Моннан тыш, Азнакай, Актаныш, Арча, Әгерҗе, Зәй, Мөслим һәм Чирмешән районнары территориясендә 11 буа чистартылды. Татарстанда 2 меңнән артык кешене су басу очракларыннан саклау өчен чаралар күрелде.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк