«ТMTV-2018» премиясенең номинантлары билгеле булды

(Казан, 29 март, "Татар-информ"). 21 апрель көнне «Пирамида» концертлар залында узачак «ТMTV-2018» премиясенең номинантлары билгеле булды, дип хәбәр итә TMTV телеканалының матбугат хезмәте.

Номинантлар арасында Хәмдүнә Тимергалиева, Салават, Зәйнәб Фәрхетдинова, Радик Юльякшин (Elvin Grey), Ландыш Нигъматҗанова, Иркә, Илназ Баһ, Чулпан Йосыпова, Филүс Каһиров, Ильмира Нәгыймова, Ринат Рахматуллин һәм башка популяр җырчылар бар.

"Эстрадабыз йолдызлары 40ка якын номинациядә көч сынашачак. “Кабатланмас тавыш”, “Халыкчан җырчы”, “Романтик җырчы”, “Алтын хитлар авторы”, “Иң яхшы дуэт”, “Иң яхшы клип”, “Ел җырчысы”, “Автор башкаручы” – бу һәм башка номинацияләрдә кем җиңәсен бик тиздән белербез", - ди оештыручылар.

"Заманча формат, грандиоз шоу, уйланылган образлар, тәэсирле тамаша һәм эстраданың бөтен каймагы! «ТMTV-2018» тантанасы быел да провокацион стиленә тугры кала. 21 апрель көнне «Пирамида» концертлар залына рәхим итегез! Эстраданың иң-иңнәрен ачыклар вакыт", - диелә хәбәрдә.

татар-информ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
846
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хаҗга юллама бүләк ителә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
185
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
578
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
598
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
571
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1067
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы