Логотип
Хәбәрләр

Әтнә дәүләт драма театрына 100 ел!

Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының 100 еллык юбилеена багышланган матбугат конференциясе узды. Бер гасырлык тарихы булган Әтнә театры быелгы се...

Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының 100 еллык юбилеена багышланган матбугат конференциясе узды.

Бер гасырлык тарихы булган Әтнә театры быелгы сезонын узган елның уңышлы премьерасы – Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» драмасы белән ачып җибәрә. Театрның 100 еллык юбилее уңаеннан ноябрьдә тамашачыларга Морис Метерлинкның «Күк кош» («Синяя птица») премьерасы тәкъдим ителәчәк.

Морис Метерлинк әсәре буенча куелачак «Күк кош» феериясе балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы, яңача спектакль булачак. Пьесаны татарчага Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Мәхмүт улы Хәбибуллин тәрҗемә итте. Режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Рамил Радик улы Фазлыев. Рәссамы – Геннадий Сергеевич Скоморохов. Композиторы – Юрий Владимирович Фёдоров. Хореографлар – Лилия Александровна һәм Айрат Әнвәрович Баһаветдиновлар (сәнгать дөньясына алар «Дорога из города» бию театры аша таныш).

Шулай ук юбилей хөрмәтенә театр тарихын яктырткан китап басылып чыгачак. Бу хакта Әтнә дәүләт драма театрының директоры Ленур Илфир улы Зәйнуллин хәбәр итте.

 

 

 

 

 Фото: Алсу Габдуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк