Әтнәдә "Мин сине сагынам" фильмын төшерәләр
Әтнәдә "Мин сине сагынам" фильмын төшерәләр. Бу фильм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан күрсәтеләчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Кичә Олы Мәңгәр, Мөндеш басуларында сугыш вакытындагы урып-җыю к...
Әтнәдә "Мин сине сагынам" фильмын төшерәләр. Бу фильм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан күрсәтеләчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Кичә Олы Мәңгәр, Мөндеш басуларында сугыш вакытындагы урып-җыю күренешләрен төшерә башладылар. Моны сөйләп кенә аңлатып булмый. Шактый мәшәкатьле эш. Төшерүчеләргә дә, уйнаучыларга да шактый тирләргә туры киләчәк. Башкарып чыгачакларына ышаныч зур.
Фильмда нәкъ менә Бөек Ватан сугышы көннәрендә дистәләгән мең ятим баланы үзенә сыйдырган Татарстан хатын-кызларының батырлыгы күрсәтеләчәк, тылдагы хезмәте турында сөйләячәк.
Әтнә районы җирләре, бигрәк тә Олы Мәңгәр, Мөндеш авыллары басулары, Рафис Сәләхетдинов җитәкләгән Олы Мәңгәр халык театры коллективы "Мин сине сагынам" фильмын төшерү төркемен һәм актерларын кабул итәчәк. Шулай ук үзләре дә бу фильмда төшәчәкләр, дип хәбәр ителгән иде.
Автор:Сүрия Мингатина
Фото: atnya-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк