Әтнә театры Финляндиягә юлга кузгала
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бүген ерак сәфәргә кузгала. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә. Хельсинки шәһәрендә Әтнә театры Финляндиядә яшәүче татарларның чакыруын кабу...
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бүген ерак сәфәргә кузгала. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.
Хельсинки шәһәрендә Әтнә театры Финляндиядә яшәүче татарларның чакыруын кабул итеп бара. Театр 16 ноябрь көнне Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» драмасын күрсәтә. 17 ноябрьдә Финляндия татарлары соравы буенча әзерләнгән халык җырлары һәм биюләреннән торган концерт бирә.
«Сәфәр кысаларында милләттәшләребез белән очрашу-аралашулар да күздә тотыла», – дип хәбәр итә театр директорының маркетинг һәм PR буенча урынбасары Гөлүсә Батталова. Очрашуларда аның шигырьләре дә укылачак.
«Гүзәлем Әсәл» драмасының режиссёры – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин.
Фото: Салават Камалетдинов/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк