Логотип
Хәбәрләр

ТНВда - Яңа ел Карнавалы!

17 декабрьдә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Казанның Ленин исемендәге Мәдәният йортында узачак Яңа ел кичәсенә чакыра. Яңа ел төнендә үзегезне ТНВдан күрергә теләсәгез, Яңа ел концертына рәхим итегез...

17 декабрьдә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Казанның Ленин исемендәге Мәдәният йортында узачак Яңа ел кичәсенә чакыра. Яңа ел төнендә үзегезне ТНВдан күрергә теләсәгез, Яңа ел концертына рәхим итегез!

Яңа ел кичәсе быел «ТНВда Карнавал!» дип аталачак. Исеменнән аңлашылганча, артистлар, алып баручылар, кунаклар, шул исәптән телевизор экраннарыннан караучы тамашачылар да сихри бер дөньяга күчәчәк. Тамашаны Илфак Хафизов, Гөлназ Фәйзрахманова һәм Венера Аитова алып барачак.

Кичәдә татар эстрадасының популяр артистлары Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Илсөя Бәдретдинова, Артур-Мараттөркеме, Рөстәм Асаев, Винера Ганиева, Зөһрә Шәрифуллина, Раяз Фасыйхов, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Азалия Зиннәт, ИлСаф, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Нәфкать Нигъмәтуллин, Рифат Зарипов, Фәридә-Алсу дуэты, Сиринә Зәйнетдинова, Гүзәл Диникеева, Рөстәм Закиров, Резидә Шәрәфиева һәм башкалар чыгыш ясаячак.

«Яңа Гасыр» телеканалының иртәнге тапшырулар җитәкчесе Леонард Дәүләтшин 17 декабрь булачак чараның сценарий үзенчәлекләре белән уртаклашты.

«Бу Яңа ел Эльдар Рязановның „Карнавал киче“ фильмына үзенә күрә бер сәлам булып яңгыраячак. Әлбәттә, без әле бөтен серләрне дә ачып бетерә алмыйбыз. Әмма, шуны әйтә алабыз — фильмда барган бөтен вакыйгалар да Татарстан җирлегенә күчәчәк», — диде Леонард Дәүләтшин ул.

Леонард Дәүләтшин «Яңа ел төнендә тамашачы ни өчен ТНВ белән булырга тиеш?» дигән сорауга: «Моның кадәр татар эстрадасы артистларын бер урында концертларда да күреп булмаячак. Бөтен артист үз тамашачысын Яңа ел төнендә тәбрик итәргә тели һәм ТНВ каналы моның өчен иң кулай мөмкинлек. Артистлар үзләренең иң матур киемнәрен кия һәм иң матур чыгышларын әзерли. Чыгышлар барлыгы 50 гә якын булачак, шуңа бу кичке „Яңа Гасыр“ телеканалы белән үткәрүчеләр үкенмәс», — ди ул.

«Яңа ел төнен 5 сәгатьләп барыр дип планлаштырабыз. Ул 31 декабрь көнне 22:00 сәгатьтә башланачак һәм Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгатенә генә бүленәчәк», — диде Леонард Дәүләтшин.

Өстә әйтелгәнчә, татар эстрадасы җырчылары бер сәхнәдә җыелачак. Татар эстрадасының популяр җырчысы, «Болгар Радиосы» VI Милли музыкаль премиясе «Иң лирик җырчы» номиянациясе җиңүчесе Илсөя Бәдретдинова Яңа ел төнендә ТНВ каналын караячагын әйтте.

«Яңа ел төнендә татар эстрадасының әйдәп баручы җырчылары берләшеп Яңа Гасыр телерадиокомпаниясендә булачак. Эчкерсез, җанлы матур концерт булачак. Барлык тамашачыларны да бу көнне бергә уздырырга чакырып калам», — диде җырчы.

«Шәхсән үзем Яңа ел төнен өйдә улым белән бергә каршы алачакмын һәм ТНВ караячакмын. Анда үзем катнашкан өчен генә карамыйм, чөнки мин башка каналларда да булам. ТНВ - Яңа ел төнендә традицион рәвештә карый торган каналыбыз. Яңа елда тамашачылар күңел тынычлыгын тапсын, сәламәт һәм бай булсын!», — диде Илсөя Бәдретдинова.

 

Чыганак: tnv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк