Логотип
Хәбәрләр

“Тормышмы бу?” - Камал театры 110 ел элек Гаяз Исхакый куйган сорауны яңадан куйды

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Казанның театраль тамашачысы Камал театрының язгы премьерасын милли театрда яңа сүз, вакыйга, татар дөньясында яңа режиссерның тууы, дип бәяләде...

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Казанның театраль тамашачысы Камал театрының язгы премьерасын милли театрда яңа сүз, вакыйга, татар дөньясында яңа режиссерның тууы, дип бәяләде. Кичә Камал театры Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган “Тормышмы бу?” дип аталган премьера чыгарды.

Спектакль соңгы минутларга кадәр сер итеп сакланды – журналистларга алдан күрсәтелмәде, премьерага фотографлар һәм видеооператорлар кертелмәде. Алар өчен аерым өлешләренең репетициясе генә тәкъдим ителде. Шунлыктан әлегә редакцияләрдә тамашачы алдында уйнаган артистлар, спектакль караган тамашачы төшерелгән фоторәсемнәр юк.

“Тормышмы бу?” спектакленең режиссеры – Айдар Җаббаров. Камал театрының Кече залында ул Хәсән Туфан шигырьләре һәм Туфан Миңнуллин пьесасы эпизодлары буенча “Агыла да болыт, агыла” спектаклен куйган иде. Яшь режиссер Айдар Җаббаров С.В.Женовач укучысы (РИТИ-ГИТИС).

«Тормышмы бу?» әсәренең герое – яшь шәкерт халыкка хезмәт итү теләге белән яна. Әмма, Ислам фәннәрен үзләштергән, рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган нәтиҗәдә, тормыш ваклыклары белән мәшгуль уртакул авыл мулласы булып кала. Геройның хыялый чынбарлыгы, мәгънәсез яшәеше, шәхес буларак психологик таркалуы автор кинаясенең нигезен тәшкил итә.

Әсәрнең исемендә һәм нигезендә язучының 1909 елда язылган “Тормышмы бу?” әсәре ята. Ул бер шәкернең көндәлекләре буларак язылган. Спектакльгә Гаяз Исхакыйның башка әсәрләреннән эпизодлар, геройлар кертелгән.

Төп рольне Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин башкара. Башка рольләрдә – Миләүшә Шәйхетдинова, Олег Фазылҗанов, Ләйсән Рәхимова һәм театрның яшь артистлары.

Кичә премьераны карарга килүчеләр арасында халык шагыйре Разил Вәлиев, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, драматург Зөлфәт Хәким, Тинчурин театры режиссеры Рәшит Заһидуллиннар бар иде. Тамашачы белән бергә театр артистлары да спектакль карадылар. 
Спектакль Камал театрында бүген, 14 апрельдә, һәм 24 апрельдә күрсәтелә.

Спектакль турында тулырак итеп “Интертат”тан укырсыз.

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк