Тормышны тоеп яшик!» Фәридә-Алсу дуэты белән әңгәмә
Приоритетларны дөрес куя белүче гүзәл затлар. Әти-әни кадере, гаилә тормышы, балалар, иҗат – бу төшенчәләрне алар, оста фокусник кебек, дөрес, тиешле тәртиптә тезгәннәр. Алар – эстрадада дуслыкның үрнәген күрсәтүче дуэт. Фәридә-Алсу дуэты иҗатларының яңа үсеш ноктасына күтәрелә: Татарстанның халык артистлары Фәридә Әхмәтшина һәм Алсу Сөнгатуллинаның иҗат юлына – 30 ел! Тормышларында булган зур вакыйгалар шаукымында йөргән чорда без аларны әңгәмәгә чакырдык.
- Ә үткәннәргә борылып карасаң, 30 ел иҗат юлы – бер кеше гомере...
- Ярты ел дәвамында зур концертыбызга әзерләнү барды. Ул грандиоз рәвештә узды дип әйтә алабыз. Костюмнар, образлар, иң уңышлы хит җырларыбызны сайлап алдык. Барлык иҗат җимешләребезне күрсәтәсебез килде, ләкин вакыты чикле, шулай да өч сәгать дәвамында кешеләрне ялыктырырбыз дип уйлаган идек, киресенчә, ахырдан тамашачыбыз басып, алкышларга күмде. Рәисебез указын җиткергәч, аңлатып бетереп булмый торган хисләр биләде безне. Иҗат кешесе өчен сәхнәдә торып, бу югары исем – Халык артистлары исемен алу – хыял. Ул мизгелдә, бу сүзләр яңгырагач, ярый без икәү идек, кочаклашып, бәхеттән елап та алдык. Чын шатлык хисләре иде бу. Яныбызда коллегалар, тулы зал, безне яратып килгән тамашачыларыбыз, дусларыбыз.
Залда төрле буен кешеләре утыра иде. Безне күбрәк урта буын, өлкән буын тыңлый, концертта яшьләрне күреп бик сөендек. Безнең яшь тамашачыбыз бар. Бу – киләчәк, димәк, без дөрес юлда.
- Бүгенге уңышларыгыз, бу вакыйгалар – иҗатыгызның югары ноктасы. Сез ничек уйлыйсыз?
- Иҗатыбызга 30 ел – тиешле тәҗрибә тупланган, моның нәтиҗәсе – без бүгенге көндә бар әйбергә башка күзләр белән карыйбыз. Татар хатын-кызлары табигатьтән тыйнак, бу кешегә чикләр куя торган сыйфат, кеше нәрсә дип әйтер, дөрес булырмы икән алай эшләү дип уйлану – үз-үзеңә ышанычны киметә, курку тудыра. Ә бүгенге көндә без нәрсәгә алынсак та, ул дөрес була, чөнки башкача була алмый дип яшибез һәм иҗат итәбез. Ул асылда ук шулай, нигезе шулай корылган, монда алган тәрбиябез, белемебез, тупланган тәҗрибә дә керә. Шуңа күрә, үз көчеңә ышанып, теләгән эшеңне башкарырга кирәк. Бу ноктага килү безнең өчен, иҗат өчен этәргеч кенә булды. 30 ел, бер сәхнәдә, ике хатын-кыз, әлбәттә, татар эстрадасында андый күренеш башка юк, белмим булырмы икән, чөнки ул шундый озын, дәрәҗәле, җаваплы юл. Әйе, 30 еллык иҗатыбызга нәтиҗә ясалды, әмма концерт узуга без тагы да канатларыбызны ныгыттык, киләчәккә планнар кордык, яңа проектларны барладык. Г. Камал театрының яңа бинасында, камерный оркестр белән тере тавышка концерт бирү хыялы бар. Халык белән якыннан аралашып, сорауларына җавап биреп, җырлап-биеп, менә шундый форматта очрашулар эшлисе килә. Бүгенге көндә тамашачы белән җанлы аралашу җитми. Социаль челтәр бер нәрсә, сәхнә икенче әйбер. Чын аралашу – ул кадерле, җылы, бүгенге көндә югалган, кирәкле әйбер.
- Татарстанның халык артисты дигән дәрәҗәле исем соңрак бирелде дип уйламыйсызмы?
Алсу: Бар әйбер дә Аллаһ кулында. Димәк, менә хәзер кирәк булган ул.
Фәридә: Күп кешеләр, аптырап: “Сез халык артистлары түгел идегезмени? Сез ул дәрәҗәгә күптән лаек!” – диде. Элек, әле сәхнә турында хыялланып кына йөргән вакытларда “сез халык артистлары булачаксыз” дисәләр, ышанмаган булыр идек. Әле хәзер дә күңел ышанмый. Бу зур бәхет, рәхәт төш кебек. Әти-әниләребезнең шатланганын күрсәгез иде! Аларны исән-сау вакытларында шулай сөендерә алдык, Аллаһка шөкер.
- Музыка мәктәбен тәмамлаган, балачактан ук җырчы, артистка булырга хыялланган бу ике кызның юллары Казан дәүләт педагогия институтында кисешә... Фәридә Казанга Башкортстанның Бакалы районыннан килә, ә Алсу – Казан кызы...
Алсу: Минем балачак хыялым укытучы яки артист булу иде. Боларга өстәп өченче хыялым да бар – ул следователь-тикшерүче булу. Агата Кристи кебек язучыларның детективларын укырга бик яраттым, бу өлкә бик кызык иде миңа. Әмма музыка мәктәбен тәмамлау, артист булу теләге мине педагогия институтының музыка бүлеген сайларга этәрде. Шул ук елны, шул ук институтка, факультетка, шул ук группага Фәридә укырга керде.
Фәридә: Без гаиләдә 4 кыз, мин иң олысы, димәк, җаваплылык та зур. Йолдызлыгым буенча үгезбозау. Бу үзе үк кешенең ниндилеген ачып бирүче факт. Ике юнәлешнең берсен сайлау алдында калдым. Ул үземнең ресторанны ачу, ризык әзерләү, повар булу хыялы һәм артистка булу. Мин бүген дә тәмле пешерергә яратам, табынны бизәү, сервировкалау эшләрен яратып башкарам. Ни өчен Казанны сайладым, чөнки әнием Казан кызы, мин дәү әнидә яшәдем, бу минем икенче өем. Дәү әниемнең тәмле ашларын ашап, рәхәттә яшәдем мин.
- Студентлык чоры – матур вакыт. Сезнең очракта ике кызның алдагы язмышларына зур йогынты ясаган чор. Сезнең дуэт институтта укыганда ук оеша бит?
- Төркемебез бик талантлы иде безнең. Берсендә татар теле укытучысы җырлатырга уйлады безне. Төркем бертавыштан “әнә Фәридә-Алсу җырласын” диде. “Зинһар өчен кермә төшләремә” җырын башкардык. Безнең дуэттан барысы да таң калды. Ул тиз арада конкурсларда катнаша торган җырга әверелде. Фортепиано, саксофонга ике тавышка башкара идек без аны. Ул вакытта мондый күренеш бик сирәк. Бергә җырлый башлауның тагын бер кызык тарихы. Беренче курста Масловка совхозына эшкә, алма җыярга җибәрелдек. Көндез эшлибез, кич белән клубта күңел ачабыз, үзебез өчен дә, авыл тамашачысы өчен дә концертлар куябыз. Шул вакытта безнең ике тавышка җырлавыбызны бик сокланып тыңладылар. Бергә чыгышлар әзерли башладык. Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге конкурсларда, “Ягымлы яз”да һәм башка бәйгеләрдә гел җиңүләр яулый башладык. Шулвакытта “кызлар, дәвам итегез” дип, хәер-фатиха бирүчеләр күп булды.
Финляндиядә “Хыял” хорында соло башкарып лауреатлар булып кайттык, Италиядә Рим атакай каршында, Изге Пётр чиркәвендә чыгыш ясадык, анда әле беркайчан да мөселман көйләре яңгырамаган булган, мөнәҗәтләр башкардык, шулай ук лауреатлар булдык. Безгә мондый югарылыктагы, дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашу бик зур тәҗрибә, ышаныч бирде.
Безнең чорда интернет булмавы белән дә бик бәхетле идек без. Үз уйларыбыз, үз акылыбыз, үз хисләребез белән, үзебезгә ышанып яшәдек.
Укыган чорда Әлфия Җәббарова җитәкчелегендәге “Хыял” хорында солисткалар идек. Безнең дуэт буларак оешуга да бу зур этәргеч булды. Хор бит ул гармоник ишетү сәләтен тәрбияли. 4, 5 тавыш бергә җырлау шулкадәрле рәхәтлек бирә иде. Бас, тенор, аннары альт, аннары икенче сопрано һәм менә шушы бербөтен яңгыраш килеп чыга. Аерым башкаручыларның күбесе хорда җырлый алмый, ә бездә башкаларны ишетә белү осталыгы тәрбияләнде. Бу өйрәнеп кенә була торган әйбер дә түгел, ул югарыдан бирелергә тиеш. Моның үз фәлсәфәсе дә бар. Җырлаганда бер-береңне ишетә белүдән тыш, тормышта да бер-береңне тыңлый белергә өйрәнәсең. Музыкаль әсәрне хор белән башкарганда, мәсәлән, иң калын тавыш – бас партиясенә урын бирергә кирәк, шулвакыт син үз тавышыңны тоясың да, баска урын бирәсең, аннары альт кушыла. Нәкъ тормыштагы кебек...
- Озакламый Фәридәнең язмышында Марат барлыкка килә. Бүген Марат Әхмәтшин – Фәридәнең тормыш иптәше, Фәридә-Алсу дуэтының продюсеры, композитор, 7 кинофильмга, 50ләп спектакльгә музыка иҗат иткән Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
- Әйе, 1997 нче елда Маратыбыз барлыкка килде. Программа төзү, җырлар сайлау буенча киңәшләр бирүче булды ул безнең.
- Марат, Фәридә-Алсу дуэтын күреп алып, бу яшь кызлар янына бер җырчы өчен бэк-вокалистка булырга дигән тәкъдим белән килә. Аларның танышуы шушыннан башлана да инде.
- Аның тәкъдимен шунда ук кире кактык. Безнең яңа гына Италиядән кайткан вакыт. Без бэк-вокал башкарырга риза түгел, безгә төп партияләр кирәк! (Көләләр). Мондый тәкъдимне Салават Фәтхетдинов тә әйткән иде. Аңа “юк” дип җавап биргәч, ул безгә: “Сездән нәрсә килеп чыгар икән, күреребез”, – диде ул. Менә күрешкән юк әле (көләләр). Әлбәттә, бу вакыйгаларны көлеп искә алабыз хәзер. Күрәсең, тәвәкәллек, нәрсә кирәген анык белү сыйфатлары хас булган безгә.
- Педагогия институтын тәмамлау белән кызлар“Казан” милли-мәдәни үзәгенә (соңрак Казан шәһәр филармониясе) эшкә чакырылалар. Үзәкнең ул вакыттагы директоры кызларның чыгышын күреп ала һәм соклануын яшерми.
- Безнең өчен мондый чакыру алу зур шатлык, дәрәҗә булды. Без ике дә уйламыйча эшкә урнаштык һәм бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт итәбез. Артистлар өчен монда мөмкинлекләр зур. Монда “Казан Нуры” халык уен кораллары оркестры, “Казан” бию ансамбле, балалар филармониясе. Бүгенге көндә безнең филармония яңа сулыш алып эшли башлады. “Казан” милли үзәгендә эшләгән чорда һәрбер юнәлешнең үз юлы булды. Ә “Чулпан” мәдәният йорты безне берләштерде, иҗат өчен уртак мәйдан булдырды. Биредә төрле проектлар туа, без бер гаилә булып эшлибез. Залларыбыз тулы, димәк, тамашачыга ошый, безгә дә эшләве рәхәт. Менә шушы зур коллективлар белән бер казанда кайнашабыз, яңа тормыш башланды дисәк тә була. Бүгенге көндә Фәридә-Алсу дуэты буларак кына түгел, актрисалар буларак та үсә башладык. “Зәңгәр шәл” музыкаль спектаклендә абыстайлар ролен башкарабыз, балалар өчен төрле әкиятләрдә катнашабыз, балалар филармониясе белән дә уртак проектларыбыз бар, төрле буын бер сәхнәдә чыгыш ясау ул бит зур әйбер. Филармония артисты булу безнең өчен зур дәрәҗә, җаваплы эш.
- Фәридә, Алсу, сезнең иҗатка 30 ел. Дуэтның уңыш серен нидә дип уйлыйсыз?
Алсу: Минемчә, ул бер-беребезне хөрмәт итү, бер-береңне ярты сүздән аңлау. Безнең иҗатта каршылыклар тумый, проблеманы һәрвакыт уртага салып, хәл итү юлларын бергәләп эзлибез.
Фәридә: Бер-береңә юл бирү, ишетү, тоюдыр. Без бер-беребезгә иптәш, дус, ахирәт. Эштә дә, гаиләдә дә без бергә булдык. Кайбер вакыт мәҗлесләрдә аерым җырларга туры килә. Ләкин күңелсез. Бүген дуэтыбызның алтын чорында яшибез. Безгә хәзер рәхәт, күңелебез белән үзебезне 25 яшьтә итеп хис итәбез.
- Сезнең “Карлы чыршылар”, “Әни теләкләре” һәм башка хит җырларыгыз бар. Бүген озын гомерле хитлар яздыру эше ничек бара?
Алсу: Бу җыр хит булачак дип алдан әйтеп булмый. Аны тамашачы гына билгели. Концерттан соң безгә күп кеше шалтыратып: “Мин менә бу җырны көткән идем”, – дип әйтте. 3 сәгать барды концерт, ә тамашачыга барыбер җитеп бетмәде. Һәр тамашачыбызның яраткан җыры бар. Аларның һәрберсен хит дип әйтеп була, димәк. Шуңа күрә һәрбер җырыбыз матур булырга тиеш дигән принцип белән эшлибез.
Фәридә: Җырның сүзләре, көе ошаса, ике тавышка туры килсә, ул үзеннән-үзе тамашачы йөрәгенә керә. Кеше күңелендә калып, җаны ризыклансын – менә шунысы мөһимрәк.
- Популяр булыр өчен 30 ел иҗат тормышы, дәрәҗәле исемең булу гына җитәме бүген?
- Популяр булу ул һәрдаим үзең турында искә төшереп тору, концертлар кую, ә бу күп чыгымнар сорый. Чакырган җиргә рәхәтләнеп барабыз. Без үз тамашачысыннан җитәрлек дәрәҗәдә ярату, игътибар алган артистлар, ә бу игътибар кемгәдер җитми икән – түләсеннәр, катнашсыннар. Матди чыгым белән популярлык алу җиңелрәк, күрәсең. Хәзер дөньясы үзгәрде, яхшымы бу, начармы, белмибез. Күп еллар сәхнәдә эшләгән сәнгать кешесе белән яшь башкаручылар бер казанда кайнарга тиеш түгел, алар белән төрле эш формалары булырга тиеш, дип уйлыйбыз.
- “Әни теләкләре”җырының көй авторы Фәридә үзе, сүзләрен Рафис Корбан яза. Бу шулай ук хит җырларыгызның берсе. Ә үзегез нинди әниләр?
- Әйе, бу җыр бүген дә бик популяр, әни белән сабыйны балалар тудыру йортыннан чыгарганда аны еш яңгыраталар икән. Кеше тормышындагы иң мөһим дәвердә безнең җырыбыз аларның хис-тойгыларына юлдаш, димәк. Социаль челтәрләр аша моны күрү, ишетү шулкадәр рәхәтлек бирә.
Җырчы әниләр булуыбызны искәртеп узганда шуны әйтергә кирәк, сәхнә беркайчан да беренче урында булмады. Беренче ул – гаилә. Безнең өчен әнилекне тулысы белән тоеп калу мөһим иде. Фәридәнең баласына 4 ай, минем улыма 7 ай иде. Ул вакыттагы җитәкчебез Закиров Ринат Зиннур улы «сездән башка булмый» дип, эшкә чыгарга күп үгетләде. Эш урыныбыз шәһәр филармониясе булгач, көндез эшлибез, кич балаларыбыз янына кайтабыз. Төрле дәүләт статусында узган рәсми чараларда катнаша идек, директорыбызның үтенечен дә истә тотып, шәһәрдә уздырылучы чараларда гына катнашу шарты белән, эшкә чыктык ул вакытта. Гаиләне дә, эшне дә бергә алып бардык, шуңа күрә дуэтыбыз да сакланды, гаиләләребез дә беренче планда булды.
Фәридә: Бүгенге көндә улларым КФУда укыйлар, олысы Самат магистратураны укып бетерә һәм эшли дә, кечкенәсе Фәрхәт улым 1нче курста укый, Әлфия кызыма 11 яшь – башлангыч сыйныфны тәмамлады. Чыгарылышлары булды. Күпбалалы әни статусында булсам да, 3 бала бер дә күп түгел кебек миңа. Ике ул үстергәннән соң кызымны Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге дип саныйм. Баштарак әтисе: “Фәридә, кызлар тәрбияләү ничек икән ул, булдыра алмам кебек”, – дия иде. Хәзер әти-кызның аерым мәхәббәт. Балалар мәхәббәттә, назда үсәргә тиеш. Улларым икесе дә музыка мәктәбе- фортепиано классын кызыл дипломга тәмамладылар, бу үзләре өчен, аларның үсешләре өчен кирәк дип саныйбыз. Буш вакытларында аранжировкалар ясыйлар. Әлфия кызым да музыка мәктәбендә укый. Бу юнәлешне сайларгамы, юкмы икәнен үзләре хәл итә. Ирем Марат: “Музыка белән шөгыльләнгән кешенең күңелендә начарлык була алмый”, – ди.
Алсу: Олы улым Айратка 25 яшь, кече улым Исламга 19 яшь тулды. Ул мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында укый. Безнең улларыбыз бер яшьтә, без аларны бергә алып кайттык. Бу аңлы рәвештә, дуэтны саклап калу өчен дә шулай эшләнелде. Иҗади гаиләдә үскән бала иҗаттан ерак булмый. Төп юнәлеш итеп сайламасалар да, балаларыбыз гитарада уйный беләләр, аларга ритмны тою хас, татарча рэп уку, язу белән мавыктылар. Олы улым спортны сайлады, каратэ буенча Татарстан чемпионы. Икенче улым 12 яшендә гитара сорап алдырды, үзе видеолар карап гитарада уйнарга өйрәнде.
Бу соңгы биш ел эчендә нинди генә вакыйгалар булмады, алар барысы да үз йогынтысын ясамый калмый. Иҗат безне коткара дип әйтә алабыз. Хатын-кызга бирешмәс өчен ниндидер рухи азык, илһам чыганагы кирәк. Шөгылең, һөнәрең булу бик ярдәм итә.
- Бу урында әле кияүдә булмаган кызлар колагына, инде кияүгә чыгып әле бер-береңне өйрәнү этабына җиткән яшь парларга, гомумән, барлык хатын-кызларга Татарстанның халык артисткалары, кадерле әни, яраткан хатын статусындагы гүзәл затлардан кыйммәтле киңәшләр?
Фәридә: Көчле хатын-кыз – көчсез хатын кыз ул. Аның көчсезлегендә – көче. Хатын-кыз бит ул матур булырга яратылган. Үзләренә ир-ат ролен алырга тырышучылар күбәйде. Бу хатын-кыз нәфислеген юкка чыгара торган әйбер. “Үзем!” дип яши күбесе. Андый хатын-кыз янында ире дә ир-ат булып яши алмый. Иргә кайгыртучы хуҗа икәнен аңларга мөмкинлек биргән хатын – иң зирәге! Шул вакытта гына ул үсә, мин булдырам, мин моны эшли алам дип уйлый башлый. Хатыны: “Синнән юк инде, барып чыкмый барыбер, мин үзем”, – дип торса, ир нишләргә тиеш? Бу баланы тәрбияләү ысулларына да кагыла. Гомумән, кешеләрне мактарга, күңелен үсендерергә кирәк.
Алсу: Никадәр көчле булсаң да, иреңә күрсәтмә, үзен синнән бик күпкә көчлерәк итеп тоеп яшәргә тиеш ул. Хатын-кызга бераз хәйләкәр, акыллы, сыгылмалы булырга кирәктер. Без, Фәридә, психологлар булып беткәнбез икән инде (көлешәләр). Безнең ирләребез үзләре дә бик яхшы кешеләр. Без начар кешеләргә кияүгә чыкмаган да булыр идек. Тормышыңны башка берәү белән бәйләү – зур җаваплылык.
- Бу ел Фәридә-Алсу дуэты өчен тагын бер ягы белән үзенчәлекле, быел аларга 50 яшь тулды. Гөрләп юбилейлары узды. Ләкин мондый түгәрәк яшьне биреп булмый үзләренә. Соңгы арада социаль челтәрләрдә язылучылар аларның тышкы кыяфәтләрендәге үзгәрешләргә игътибар итеп, төрле комментарийлар калдыра.
Алсу: Сәхнә матурлыкны ярата. Алдыбызга тагын да матур булу дигән максат куеп, шуңа таба атладык. Матур концерт костюмнарыбыз бар, тагын да тектердек, үзебезне башкача хис итәбез. Иң мөһиме – теләгең булу һәм үзеңә чикләү куймау. Яраткан ризыгыңнан бөтенләй баш тартканчы, аны көндез ашап кую дөресрәк, бөтенләй тыелу дигән әйбер юк.
Фәридә: Бу шулкадәр резонанс тудыручы вакыйга булыр дип уйламадык. Ә сере бик гади: җиңел буласы килә, вакыт узган саен организм үзе үк җиңеллек сорый кебек һәм менә бу ябыгу процессы үзеннән-үзе барды. Ниндидер аерым диета юк. Кайчан һәм күпме ашавыңны гына белергә кирәк. Порцияләрне киметтек, кешегә күп кирәкми – бөтен сере шунда.
Илләр генә тынычлансын, рәхәтләнеп иҗат итәр өчен тынычлык җитми. Тормышны тоеп яшисе килә. Үзебезнең дөньябызны гына түгел, ә башкаларның дөньясын да матурлатасы, баетасы, кызыклы итәсе килә. Кайдадыр егетләребезнең гомере өзелгәндә күңел тынычлыгы саклап яшәү бик авыр. Ә күңеле тыныч кеше – сәламәт кеше. Сиңа тормыш бүләк ителгән, бу дөньяны тагын да яхшыртырга, иҗат итәргә мөмкинлек бирелгән. Тормышны, үзегезне, әйләнә-тирәдәгеләрне яратып яшәгез!
Нурисә Сәгъдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк